ҖИДЕЛЕ с. 1) Җидене белдергән. Хикмәтле бу җиделе саны. М.Галиев 2) Күләме, номеры яки үлчәме җиде берәмлеккә тигез булган. Тик инде мин, бала чагымда ук, озын бер пакус үләнне чабып куйганнан соң, җиделе чалгым йөзеннән – кайрагымны, аннары соң үткер кыргычымны аллы-артлы чажлап үткәнендәге шикелле нык итеп: – Ки! – дип кабатлыйм. Ә.Гаффар. Җиделе галош 3) Лампа филтәсенең киңлеген белдергән. --- күп вакыт мондый бәхәсләр кышның озын кичләрендә җиделе лампа тирәсендә кич утыру һәм, кычкырып, «Таһир – Зөһрә» яки «Бүз егет» уку белән тәмамлана торган иде. Ә.Фәйзи. Интегеп кенә башымны күтәрсәм: кучкарда ут яна – җиделе лампа кысып кына куелган. Х.Сарьян. «Җиделе лампа» дигәне аның җиде буй җепкә тукылган тар филтәсен аңлата. Казан утлары |