ҖИДЕЕЛЛЫК и. 1. Җиде сыйныф тәмамлап алган белем; элекке тулы булмаган урта белем. Авылда мәктәп җидееллык кына иде. Өч ел район үзәге Аккүлгә йөреп укыдым. Б.Камалов. Ә тегеннән хәбәр дә килеп җитә: җидееллыкны гел «бишле»гә генә тәмамлаган укучы буларак, сынаусыз кабул ителдегез, --- беренче октябрь көнне сәгать сигездә укулар башлана --- дип язганнар. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. Җиде сыйныф программасына нигезләнгән, тулы булмаган урта. Күп кенә яшь кызларның җидееллык белемнәре бар. Ә.Еники. Әни мине бер көнгә дә бушатмый. Шуңа күрә дә ул, минем җидееллык мәктәп тәмамлаганлыкка таныклыгымны алып, үземнән гариза яздыртып, кеше аркылы гына педучилищега биреп җибәрә. М.Мәһдиев. Җидееллык мәктәпне бетергәч, Галимҗан абыйсы аны үзе укыган авыл хуҗалыгы техникумы каршындагы бакчачылык курсына урнаштырды. Ф.Хөсни |