ҖИДЕГӘ’Н ЙОЛДЫЗ и. астр. Җиде йолдызы чүмечкә охшаш фигура булып тезелгән, күкнең төньягында урнашкан җиде якты йолдыздан торган йолдызлык; диал. чүмеч йолдыз; русчасы: Большая Медведица. Җидегән йолдыз җиде әйләнә – Тимерказык урынында. Әйтем. Йокла инде. Әнә анда Җидегән йолдыз таңнарга борыла башлаган. Г.Бәширов. Олы җидегән. Кече җидегән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә