ҖИДЕ сан 1. 1) Алты белән сигез арасында килә торган бөтен сан, шул санның үзе, цифры һәм микъдары атамасы. Склад басучылар, берәүләр әйтүенчә – җиде, икенче сүзләргә караганда, унике кеше булган... Ә.Фәйзи. Җиде чакрымдагы Зиреклебашка, караңгы төшеп, тәмам күз бәйләнгәч кайтып җиттеләр. Ә.Еники. Урамнан гармун уйнап уза башласалар, кызлар тәрәзә өчен пыр тузып шаярышалар… Җиде кыз – җиде бәла! Аларга җиде әйбәт кияү кирәк. А.Гыйләҗев 2) сөйл. Бик күп, әллә ничә. Алай да әле төненә җиде уяна. А.Алиш 2. и. мәгъ. 1) к. җидееллык. – Мин кайтканда, сез укымый идегезмени инде? – Син кайткан елны бетердек бит җидене. Х.Сарьян. Җыелыш беткәндә генә, директор белдерү ясады: җидене бетергән малайларга иртәгә сәгать сигездә военкоматта булырга. М.Мәһдиев 2) җидесе тарт. форм. этногр. дини Татарларда, кеше үлеп, җиде көн үткәннән соң, аш җыеп, Коръән укытып, мәрхүмне искә алу мәҗлесе. Шибайның өче, җидесе дә бик яхшы, бик тыныч үтте, тик менә җидесен үткәрергә дип җыелган мәҗлес таралгач, каладан бер кәгазь килеп төшүе генә бераз кытыршылык тудырды. Г.Ибраһимов. Аккош күлендәге дачада Сибгат абыйны искә алу мәҗлесе буласы икән. Өчесеме, җидесеме, кырыгымы? Инде хәтерләмим. М.Мәһдиев. Бәлкем, мәетнең өчесе, җидесе, кырыгы, илле бер көне, елы булмаса, авылларда дин дә сакланып калмас иде. Безнең гәҗит ◊ Җиде азан кычкырту дини Авыруны кинәт авырып китеп егылганда, һушын җуйганда, җиде азан кычкырып өшкерү. Мин әтигә җиде азан кычкыртам. Т.Гыйззәт. Малаеның әллә зиандаш зәхмәте микән дип, мәдрәсәдән җиде шәкерт чакырып, җиде азан да кычкырттык. М.Гали. Җиде бабадан (килгән) Бик күптәнге, борынгы; борынгыдан мирас булып калган. Чыгарма, җаный, бу серне: Безем бу муллалык җебе Ки җиде бабадин бирле Килеп өзелмәгән бер дә. Г.Кандалый. Җиде бабасына җитү 1) Ямьсез, тупас сүзләр белән бик нык сүгү. [Назимов] Поцелуйкинның җиде бабасына җитеп сүгенеп алды. Г.Әпсәләмов; 2) Кемнең дә булса нәселен кырып бетерү, үч алулар белән янау. Җиде бабасын тану Үзенең нәсел-нәсәбе, фамилиясе каян, кемнәрдән килүен төгәл өйрәнү, тарихын белү. Җиде бабасын таныту к. арт сабагын укыту. Мин синең җиде бабаңны танытырмын! Җиде башлы аждаһа (дию) Әкиятләрдә сурәтләнгән куркыныч, явыз мифик зат. Агуларын чәчеп, җиде башлы аждаһа басып тора икән. А.Әхмәт. Җиде буынга җитү 1) к. җиде бабасына җитү (2 мәгъ.). Шундый итеп куркытырбыз, җиде буынына барып җитәрбез. К.Тинчурин; 2) к. җиде бабасын таныту. Җиде диңгез артында Бик еракта. Җиде җәһәннәм асты (арты) Әллә кайдагы ерак ят җир, ят урыннар; яшерен урын. Үз тирәбездә менә дигән матур җирләр булганда, ни пычагыма, «курорт» дип кенә, җиде җәһәннәм астына барырга? Г.Әпсәләмов. Җиде җәһәннәм төбе к. җиде җәһәннәм асты (арты). Үз әниемнән калган төймәләрем дип, аларны җиде кат төеннәргә төенләп, әллә кай җиде җәһәннәм төбенә яшергән иде. К.Нәҗми. Җиде җил кочагы Һәрьяклап көчле җил исә торган, бер яктан да ышыкланмаган калку урын. Лебедев белән Әхмәй, иске җил тегермәне янына күтәрелгәч, атларыннан төшеп, җиде җил кочагында шул айга таба карап тордылар, --- аннан, җәяүләп, җай гына түбәнгә кузгалдылар. Ф.Мансуров. Җиде иләктән үткәрү Бик нечкәләп, кат-кат тикшерү. Җиде йозак астына бикләү Бик нык саклау, яшерү, эзен тапмаслык итү. Патша җил җитмәс җирән атны, берничек тә урлап китмәсеннәр өчен, җиде йозак астына бикләтте. Әкият. Җиде йозак астында тоту к. җиде йозак астына бикләү. Гадәттә әкиятләрдә генә шулай сезнең кебек чибәр кызларны дию пәриләре, урлап, --- җиде йозак астында тота торган булганнар. Ф.Яруллин. Җиде йортка – бер энә Күршеләр арасында кулдан-кулга йөртелә торган бердәнбер корал булуга киная. Җиде камыт кидерү Барлык эшне бер күндәм кеше җилкәсенә күтәртү, йөкләтү. Мокыт бит, җиде камыт кидерсәләр дә тарта торган нәмәстәкәй. А.Гыйләҗев. Җиде кат җир астында Бик нык яшерелгән, әллә ничә йозак астына куелган. Үзәк банкның «җиде кат җир астында» дип әйтелешле сейфларыннан миллион пизарралык алтын коелмалар алып чыгу үзе генә дә ни тора? А.Тимергалин. Җиде кат җир астыннан табу. Берәр кешене яки нәрсәне ничек кенә булса да эзләп табу. Кастаның кәефен бозып кара… Беттең! Җиде кат җир астыннан сине табачаклар, җаныңны кыячаклар… А.Гыйләҗев. Җиде кат йозак артына яшерү к. җиде йозак астына бикләү. Тик тойгыларын җиде кат йозак артына яшерә белмәсә, татар кызы була димени? Мирас. Җиде кат күккә ашу Куанычыннан күңеле күтәрелү, бик нык шатлану. Рахманкулов, үзе дә сизмәстән, тагын җиденче кат күккә ашты. М.Юныс. Җиде кат күкләргә күтәрү (чөю) Бик нык мактау. Бездә шулай, кемне дә булса бер мактый башласалар, җиде кат күкләргә чөеп мактыйлар. Казан утлары. Җиде кат тир чыкканчы Җан тиргә төшеп, бик нык тырышып, көчәнеп. Чүпрәк ботинкамны ике көн кремга батырып, аннары, җиде кат тирем чыкканчы, коры сукно белән ышкып кына ялтыраткан идем. Ф.Яруллин. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр җиде кат тирең чыкканчы урак урып кара син. М.Галәү. Җиде төн уртасында 1) Төннең кыл уртасында, бар тереклек тирән йокыга талганлыктан бер хәрәкәт тә булмаган вакытта. Хыялый хикәяләр реаль вакыйгалар белән аралаша... Көрәштә батыр чыгар өчен, кайсы үләннең чәчәген җиде төн уртасында барып өзәргә... һәм тагын әллә ниләр. Ә.Фәйзи. Мөәзин бабай дөньяда бик озак торганга, җиде төн уртасында юлларда күп йөргәнгә, караңгы төннәрдә ялгызы мәчеткә барганга күрә, бу хакта аның да фикерен сорап үттеләр. М.Гафури; 2) Вакытсыз, йоклый торган вакытта, бик соң. Эчке бүлмәләрнең берсеннән байның: – Кем йөри анда җиде төн уртасында? – дип чәрелдәгән тавышы ишетелде. М.Галәү. Мәгәр син миннән сорап кара: кайда нәрсә ята – мин сиңа җиде төн уртасында күземне йомып әйтеп бирермен. Ф.Хөсни. Җиде юл чаты 1) Кеше күп йөри торган урын, юл өсте. Юк, кызык кына түгел, ниндидер сер, тылсым бар бу санда! Менә кара! «Җиде юл чаты», «җиде төн уртасы», «җиде үлчә, бер кис». Г.Бәширов; 2) Күп юллар тоташкан урын. Даланың җиде юл чатында үзе җил тегермәне төзеп, җыелган килемне ачларга өләшкән. Ф.Мансуров. Җиде ямаулы Тузган, сәләмәләнеп беткән. Өсләрендә җиде ямаулы күлмәк була иде. Г.Гобәй. Җиде ясин дини Берәр нәрсәгә нәзер әйтеп, Коръәннең Ясин сүрәсен җиде кат укып, багышлау. Ярабби, Ходаем! Сиңа нинди шөкерләр генә кылыйм! Нәзерем булсын: җиде газизләр рухына җиде Ясин укып багышлармын. Г.Камал. Җиде ят Кан кардәшлеге булмаган, бөтенләй ят, чит кешеләр. Әнә, ди-ди, менә, ди-ди, Безнең гомер шулай уза; Яшьли сөйгән яшь матурга Җиде ятлар кул суза. Җыр. Җиде ят каршында әйтелгән бу кыю сүзләрне ишеткәч, Гәрәй бөтенләй терелеп киткән кебек булды. К.Нәҗми. Зәһәр сүзләренә, кырыс холкына күнгән-өйрәнгән инде, нинди булса да, җиде ят кеше түгел, үз әбием. Казан утлары. Җиде ятып бер төшкә (дә) кермәү Искә алмау, бөтенләй уйламау, хәтердә тотмау |