ҖИГҮЛЕ с. 1) Арба, чана, сабан кебек хуҗалык әйберләренә җигелгән. Базар көнне авылның барлык йортлары кунаклар, җигүле арбалар, сатып алынган әйберләр белән тулып, постоялый дворга охшап кала. М.Галәү. Яхшы кара айгыр җигүле тарантаска утырган ике гаскәри кеше, аларны узып, берничә сажень үткәннән соң туктадылар. К.Тинчурин. Минем әтинең, сыңар куллы килеш җәһәт егәрлек белән ат җиккәненә, аллы-артлы җигүле арбаларда колхоз икмәген заготзернога ташуына исем китә торган иде. Идел

2) Нинди дә булса эш-хәлгә әзер, җигеп куелган. Чыксаң – атың җигүле, ятсаң – урының җәюле. Әйтем. Күптәннән бирле җигүле торган ат, без чанага утырып дилбегәсен кагу белән, капкадан чыгып та китте. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә