ҖИГҮ ф. 1) Арба, чана, сабан кебек әйберләрне атка, үгезгә махсус дирбияләр ярдәмендә беркетү. Шул вакыт Уфа губернасы Эстәрле Тамак өязенең Югары Күл атлы бер авылына яхшы тарантаска өч ат җиккән, кыңгырау таккан бер түрә килеп төшә. Г.Ибраһимов. Чәйдән соң, атларны җигеп, Уфадан чыгып киттек. М.Гафури. Ат җиккәндә үзең җик – кешедән җиктермә. Халык кара куллы җитәкчене ярата. М.Мәһдиев

2) Нинди дә булса көчне берәр эш башкару өчен файдалану. Әнә, күрәсеңме, җилкәнгә җилне ничек җиккәннәр! А.Алиш. Бары шуннан соң гына берсеннән икенчесе нечкәрәк пычкыларны эшкә җиктек. Р.Мөхәммәдиев. Ямансу чакларда ул, юаныч эзләп, кәгазь, буяулар, кылкаләм ала. Сәнгать мәктәбендә өйрәнгәннәрен эшкә җигеп, кичерешләрен рәсемгә сала. Казан утлары

3) Физик, рухи, акыл көчен туплап, алардан рациональ файдалану. Гыймади күп еллар буена, үз авызыннан өзеп дигәндәй, бөтен булган акчасын баю эшенә җикте. М.Галәү. Шулай, Әбрар Кәримуллин бабайлар акылын эшкә җиккән, үз хатыны да ризыкны, үрелеп кенә, ишек артыннан биргәләп торды. М.Мәһдиев. Кеше алдында елап җибәрмәс өчен, ул, бөтен ихтыяр көчен җигеп, үз-үзен кулга алырга тырышты һәм еламады. М.Әмир

4) Нинди дә булса эшне башкарырга мәҗбүр итү. Аларга тормышны өйрәнергә вакыт тудырмавыбыз өстенә, аларны, тын да алырга вакыт калдырмаслык итеп башка эшкә җигеп, башларындагы темаларны бертөрле калыпка салуга вакытларын калдырмыйбыз. Һ.Такташ. Кыш буенча җыйналган пычрактан мәдрәсәне арындыру эшләрен Галиулла белән Камали кизүләр үзләре генә башкарып чыга алмагач, исән шәкертләрне дә бу җаваплы эшкә җиктеләр. К.Тинчурин. Халык исәбен алу башлангач, үзебезнең күзәтүчеләр төркемнәрен дә эшкә җигәчәкбез. Казан утлары

5) күч. Эшкә кушу; нык эшләтү. – Ярамый, Локман бабай, ярамый, сине дә эшкә җиксәк, оятыбызга көч килер, --- – диләр. Ә.Еники

Җигә башлау Җигәргә тотыну

Җигеп бетерү 1) Тулысынча, бөтенләй, ахырына кадәр җигү, җигү эшен төгәлләү. Җигеп бетергәч, Гайния, кереп, эш кәгазьләрен алды. Н.Әхмәдиев. Гайнетдин бабай, чанага туры атны җигеп бетергәч, келәттәге онлык, --- өч тулы капчык һәйбәт, чүпсез богъдайны чыгарып салды. Ак юл

2) Барысын да җигү. Икмәк тапшыручылар төркеме атларны җигеп бетерделәр дә колонна булып юлга чыктылар

Җигеп йөрү Даими рәвештә җигү. Ул көн саен атын җигеп йөри

Җигеп карау Җигәргә омтылу

Җигеп кую Алдан җигү, җигелгән хәлдә тоту. Нурислам абзый әллә кайчан атны җигеп куйган иде инде. М.Гафури. Ул атын җигеп куйган, бишмәтен кигән һәм, кашларын җыерып, йөк өстендә утыра иде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә