ҖИГЕМ и. 1) Бергә җигелгән берничә җигү малы; русчасы: упряжка. Чусовитин килеп җиткәч үк, бер җигем боланнарны ал да базага кайт. И.Хуҗин

2) Җигүгә күнеккәнлек. «Үгезгә – дуга, сыерга – дага». Атка кирәк нәрсәләр башка җигем малга кирәк булмаудан алып әйтелгән. Н.Исәнбәт. Атны җигемгә өйрәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә