ҖИГЕЛҮ ф. 1. 1) төш. юн. к. җигү. Йорт төрле пролёткаларга һәм йөк арбаларына җигелгән яки туарылып, печән ашап торган атлар белән тулы. Ә.Фәйзи. Туй кайткан чакта ул, төпкә җигелгән атка, йөзе белән тарантаска карап атлана икән дә кияү белән кәләшкә гармун уйнап бара икән. Ә.Еники. Шуны күреп кайттым: болгарлар җирне үгезгә җигелгән сабан белән сөрәләр икән. М.Галәү 2) Файдалану, куллану. [Баррикадалар төзегәндә] Казыклар, ташлар, тимерчыбыклар – барысы да эшкә җигелә. СССР тарихы 3) күч. Ныклап эшкә тотыну. Әтисе үлгәч, аңа ныклабрак эшкә җигелергә туры килде. М.Гали. Без җиде сыйныф бетерүгә эшкә җигелдек, кичке мәктәпләрдә укып йөргәндә, инде утыз яшьләр тулып узган иде. М.Зарипов. Юл буена уйлана-уйлана кайтты Сәфәргали. Ниһаять, үзе өчен яңа булып күренгән бер хакыйкатьне ачты: «Җигелсәң, ат урынына да җигәсе бу Сәлмән мөртәт». Ф.Хөсни 2. җигелеп рәв. мәгъ. 1) Тулы көчкә, бик тырышып. Инәй ягыннан кардәш тиешле, мин белгән Яңгуразларның күбесе җир эшен яратып, җигелеп эшләүче таза тормышлы агайлар иде. Ә.Еники. Ул бит – ир заты, дөньяны җигелеп алып барырга тиеш… Н.Каштанов 2) Игътибар белән, кызыксынып, бирелеп. Шулай җигелеп карый торгач, еракта, сыек рәшә аша зур каланың биек ак биналары, чиркәү гөмбәзләре күренә башлады. Ә.Еники Җигелеп бетү Бөтенләй, тулысынча җигелү. Ат җигелеп беткәннән соң, безне озатып калыр өчен, Фәхри бабай белән Хәмидә әби, алар артыннан Галимә апа да безгә керде. М.Гафури. Инде атлар җигелеп беткән икән. – Кайтабыз! – дип аваз салды кайсыдыр. Мирас |