ҖИБӘРҮ ф. 1. 1) Кемнедер билгеле бер урынга ниндидер максат, эш-йомыш белән озату. Хәзрәтне шулай кунак иткәннән соң, мине шушы көннәрдә үк мәдрәсәгә җибәрергә вәгъдә биреп, әти хәзрәтне озатты. М.Гафури. --- Сәфәргали өчен казарма эче тагын да күңелсезрәк күренә башлады. – Тизрәк сугышка җибәрсеннәр иде, ичмасам, – дип куйды ул беркөнне. Ф.Хөсни

2) Каядыр китәргә, юнәлергә рөхсәт итү; берәр нәрсә эшләргә мөмкинлек бирү. Әни дә каршы төшми, мине җибәрү ягына кушылды. М.Гафури. [Рокыя:] Мин сорасам, әти гомер дә җибәрми. Ф.Әмирхан. Ләкин ул күптән түгел генә нинди ашкыну, дулкынлану белән үзләренең станциясенә якынлашкан иде, ничек, үтенеп, командирыннан, бер генә сәгатькә булса да, авылга җибәрүен сораган иде. Ә.Еники

3) Эшкә билгеләү. --- тәртип нигезендә инструктаж үтмәгән ул кызны әле бригадага ияртү-ияртмәү дә икеле булырга тиеш. Ә аны Шәмселбану урынына ук җибәрә «былгадир» ярдәмчесе. Л.Хәмидуллин. Зинһар, тәҗрибәле кеше җибәрә күрегез. Т.Гыйззәт. Үтенечен тыңлап, аны ерак районга укытучы итеп җибәрделәр. Азат хатын

4) Китәргә мәҗбүр итү, йорттан куу, аеру. Хатыныңны җибәрергә кирәк түгел микән, улым? Кызлар бетмәгән... М.Галәү. Сираҗетдиннең хыялы – хатынын җибәреп, яшь хатын алу. М.Гали

5) Коллективтан, илдән читләштерү, сөрү, куу. Карак мулланы авылдан җибәрергә дип, тау хәтле тамгалар җыелды. Г.Ибраһимов. Патшага, алпавытларга каршы күтәрелгән кешеләрне [Бөгелмәгә] сөргенгә җибәргәннәр. Г.Әпсәләмов

6) Нәрсәнедер икенче урындагы кешегә тапшыру өчен озату. Әтиләргә дә, Вәсиләгә дә бер хат та язмадым. Бүләсе малым булмаганнан түгел, үзем акча җибәрә алмаудан хурланып язмадым. Ф.Хөсни. Бухгалтер – Зарифулла исемле көләч ир – --- инде унөч кешегә ашау-эчү әйберләре җибәрү турында боерыклар тутырып утыра иде. М.Мәһдиев

7) Печән яки саламны кибән куйган җиргә бау яки чыбык ярдәмендә ат белән өстерәп, сөйрәтеп китерү. --- [Гөлбану] берәүгә дә ишеттермичә генә, иренә әйтте: – Син чыбыкка төя, чүмәләне мин җибәрим, кулларымның хәле бетте, – диде. Г.Ибраһимов

8) Үз иркенә, ихтыярына кую, үз карамагына калдыру. Басуларга җибәр акбүз атың, Курпы башкайларын чүпләсен. Җыр. Өмәчеләр атларын туарып, су буена утлауга җибәрделәр. М.Галәү. Әткәй аның [биянең] муенына зур арканны бәйләгән дә тышауламый-нитми генә җибәргән. Г.Ибраһимов

9) Кая яки кем янына булса да кертү, уздыру. Берсен дә яннарына җибәрмә. Т.Гыйззәт. Әй хан! Җибәрегез, бу ниткән эш? Хәлифәңнән килгән мин Шәриф! Н.Исәнбәт

10) Вакытлыча торырга яки кунып чыгарга кертү. – Ят кешеләрне кунарга җибәргән өчен, чираттан тыш ике наряд үзеңә! – ди Дәүләтшин. И.Гази

11) Тоткарламау; хәрәкәтне туктатмау, кысмау. Моңа [койрыкка] да якын җибәрмәдем: сөяктән түбән ягын гына кистеләр дә матурлап түгәрәкләделәр. Г.Ибраһимов. Седовның «Фока» исемле корабын бозлар --- бер ел буе беркая җибәрми, бер урында гына тоталар. А.Алиш

12) Азат итү, рөхсәт бирү; иреккә чыгару, тоткынлыктан коткару. Ул аңа бераз карап торды да солдатларга Сәгыйдәнең атасын җибәрергә кушты. Һ.Такташ. Мин гаепле. Штраф икән – штраф түлим, әгәр җибәрә алсагыз – җибәрегез! А.Хәмзин

13) Хезмәтеннән бушату, эштән азат итү. Элекке технорукны ник җибәрдең? Ш.Камал. Ә бераздан ул [тилгән] әнкә дусты янына да төшеп җитә һәм гүя, әнкәсе, бар, очып кил, күңел ач бераз дип, дустын җибәрә дә, озын канатларын киң җәеп, җылы күкәйләр өстенә үзе утыра. Г.Хәсәнов

14) Киертелгән, эләктерелгән җирдән кире чыгару, ычкындыру. [Сәлим] Урыныннан торып, бишмәт төймәләрен җибәреп, ары-бире йөргәндә, Хәдичә абыстай илә Гайшә кунактан кайттылар. З.Һади

15) Кулны нәрсәдән дә булса алу, ычкындыру. Маймыл оныта тауны, Кулдан җибәрә бауны. Ф.Кәрим

16) Нәрсәне дә булса бушайта төшү, иркенәйтү. Госман капрон җепне аз гына җибәрде. Э.Касыймов. Хыял, очып, кайчак күккә ашадыр, Мин дә тезгенне җибәреп барамын. Чулпан

17) Еру, бөялеп торган суны билгеле бер юнәлештә агызу. Председатель вакытында кешеләрне бүлеп куйган булса, күлне, җибәрми, саклап калырга мөмкин иде. Г.Ахунов. Минзәлә елгасындагы суны җибәреп, фетнәчеләрнең юлларын биклиләр. В.Имамов

18) Агызу, бушату, салу. Янәшә генә торган сулы комганнарның берсен алды да, юрганны күтәреп, Габдулланың астына су җибәрде. Ә.Фәйзи. Самавырдан җибәргән су, чынаяк тулып, өстәл өстеннән аягыма агып төшкәч кенә айнып киттем. Х.Сарьян

19) Нәрсәне дә булса сыеклык өстеннән яки эченнән бер юнәлештә агып барырлык итү, хәрәкәт иттерү. Ул канны үзегезгә җибәреп, үзегез күренмәс кеше булырсыз, дип уйлыйм. Г.Кутуй. Яралангач, каны күп аккан, кеше канын җибәреп кенә үлемнән йолып калганнар. Ш.Янбаев. Суга көймә җибәрү. Гөрләвеккә йомычкалар җибәрү

20) Чаптыру, чабышта уздыру. Йөри торгач, онытылып кала язганмын, ат җибәрер вакыт җиткән икән. Тизрәк мәйданга – халык арасына йөгердем. Ф.Хөсни

21) Чыгару (тамыр, үсенте, бөре һ.б. турында). Кайчандыр монда, пыяла түбә аркылы төшкән кояш нурлары астында, кәбестәләр беренче яфрак җибәргәннәр, чөгендерләр баш төрткәннәр, помидорлар тишелгән. Г.Галиев. Бу күзәнәкләрнең очлары чикләнгән үсешле, тармакланган ян җепләр җибәрә, алар, үзара чорналып, кайры хасил итәләр. Л.Мәүлүдова. Чыннан да, бераздан борчак, ян-якка сабаклар җибәреп, бауга сарылып, өскә үрмәләде. Һ-К.Андерсен

22) Үстерү, үсәргә мөмкинлек бирү, нинди дә булса рәвеш бирү (чәч, сакал, мыек турында). Йа Алла, сабый булып югалды, сакал җибәреп кайта. М.Хәбибуллин. Кыз кара чәчен артка җибәргән. Казан утлары

23) Юнәлтү. Соңгы пуляны үз күкрәгенә җибәрде

24) Берәр механизм ярдәмендә ваклау, чыгару; тарттыру. [Карт] – Ашлык коры булса гына бит он йомшак була; кипмәгән ашлыкны нихәтле йомшакка җибәрәм дисәң дә, булмый ул, ташка сылана, – ди. Ш.Камал

25) Барлыкка китерү, бирү, хасил итү. Ләкин бу урыннан-урынга куылуларны, коткы салып, эш ташлап йөрүләрне, сөргеннәрне Нәгыйм аңламый иде. Болар аңа язмышның җибәргән бәхетсезлекләре булып күренәләр иде. Г.Ибраһимов. Галәм ни өченгә сынау арты авыр сынау җибәрә? ... Әллә ул Җирдә яралган тереклекнең үзе көткән нәтиҗәләргә ирешә алмыйча бозылуларына нәфрәтен белдерәме? А.Гыйләҗев. – Син шулай дисең, хатын, чыпчык балаларына Тәңребез азык җибәрә бит, – диде. Ш.Әхмәдиев

26) күч. Берәр хәбәр, сүз тарату. Фәтхулла агай аның сүзен үргә җибәрмәде, йомшак ата тавышы белән [кире какты]. Ш.Камал. Энебез, кунакка чакырып, күптән сүз җибәрә иде. С.Рафиков. – Бернинди хат-хәбәр җибәрмичә, тагын әзрәк йөрер идең, – ди бу, һаман шулай күтәрелеп карамыйча гына. Ф.Хөсни

27) күч. Кулдагы әйберне куәт белән кемгә яки нәрсәгә дә булса ыргыту, ату, ташлау. Таш бөтенләй гөнаһсыз кешегә эләккән икән, чамаламыйчарак җибәргәнмен шул. Ф.Хөсни. Буе җитмәгәч, агачка Тәпәч белән бәрә, ди. Алай да алма төшмәгәч, Таш алып җибәрә, ди. Г.Гыйльманов

28) күч. Кабызу, эшләтә башлау. Гөлсем, җибәр машинаңны! Г.Бәширов. [Рәдифә] Музыка җибәрә. Бүлмә тутырып, яшьләрчә дәртле хип-хоп музыкасы яңгырый. Ә.Хәсәнов

29) күч. Хәрәкәтнең юнәлешен, торышын үзгәртү, элеккеге хәленнән күчерү. Сәгать телен алга җибәрү

30) күч. Сугу, кискен бәрү. Алай-болай булса, камчы белән авызына гына җибәр. М.Гали. [Каһәрман:] Бәхетең, күренеп өлгердең, менә шушы таш белән җибәрә идем. Т.Гыйззәт

31) күч. Пар, төтен һ.б.ш.ны ургытып чыгару, өрдертеп тору. Коры кызу мунчага пар җибәрделәр. Әкият

32) күч. Уйламыйча гына нәрсә дә булса әйтеп ташлау. Без --- «Бәлки, безне дә сугышка алырлар әле», – дип җибәрергә дә күп сорамый идек. М.Мәһдиев. – Товар – синеке, җилкә – безнеке --- дип кенә җибәрә дә шунда ук борылып китә башлый. Ф.Хөсни. Инде [шәкертләрнең] бертөрлесе дәресләргә дә суынды ---. – Андый схоластика белән ми черетер чак түгел! – дип җибәрәләр! Г.Ибраһимов

33) күч. Авырту кимү. Беркөнне урыныннан соңланып, сөякләре ватылып уянды ул. Башы да авырта, йөрәге дә начаррак тибә төсле. Сөт салып, каты чәй эчеп карады, ләкин башы барыбер җибәрмәде. Казан утлары

34) күч. Бирү, тапшыру, сату. Тагын бер тәңкә юнәтеп өстәсәң, Шәмсия егерме биш тиен әҗәткә генә җибәрерие дә бит... Ә.Гаффар

35) күч. гади с. Комсызлык белән күп итеп ашау

36) күч. гади с. Астын юешләү, чылату. Түзәр чама калмады ич! Чалбар төбенә җибәреп булмый бит инде. С.Зыялы

37) күч. гади с. Исерткеч эчемлек эчү. Менә бу шәп нәрсәне берәрне җибәрик әле. Г.Камал. Кайчакларда Фатих, шәһәрдә якташларын очратып, кафега керә дә, сөйләшә-сөйләшә, бер-ике рюмканы җибәрә. Я.Шәфыйков

2. җибәреп рәв. мәгъ. «Үзеннән алдагы сүз аңлаткан кадәр ара, шулкадәр әйбер аркылы» дигән мәгънәне белдерә. Миңсылу белән Нәгыйм алардан бер эскәмия җибәреп артта урнашкан иделәр. Ш.Камал

3. ярд. ф. функ. 1) Төзү, салу, ясау һ.б.ш. мәгънәләрне белдергән сүзләр янында килеп, эшнең, процессның төгәлләнүен белдерә. Рәүфә, әткәң белән миңа – кечкенә самавырны, үзегезгә зур самавырны шаулатып җибәр дә дүрт көнлек каймактан май атларга тотын. А.Шамов. Г.Исхакый мирасының халыкка кайтуы татар әдәбиятының, иҗтимагый фикеренең офыкларын киңәйтеп җибәрде. Т.Галиуллин

2) Кайбер фигыльләр янында килеп, эш-хәлнең тиз башлануын, кинәтлекне белдерә. [Җамали] Киемнәрнең якаларыннан, кесә төпләреннән, күкрәкләреннән кызган үтүк белән бер ышкып җибәрә, иңеннән буена тагын бер йөреп чыга. Г.Ибраһимов. [Хәдичә] Бераз тынычланган кебек булса да, ындыр артында үпкәләп калган Газизе күз алдына килде дә, уйларын яңадан элекке эзгә борып җибәрде. Г.Бәширов. Ул кереп китми, минем янымда басып тора, үзе дерелдәгәннән-дерелди. – Кереп кит, диләр сиңа! – дип кычкырып җибәрәм. Ф.Хөсни

3) Үзеннән алда килгән фигыль белән белдерелгән эш-хәлнең бик тиз, интенсив башкарылуын күрсәтә. Сихерче карчык үзенең сихерле таягын бер селтәп җибәргән икән, менә дигән патша сарае пәйдә булган. Әкият. Орлыклары өлгергәч, тиле кыяр аларны атып җибәрә. Ботаника

4) Фигыль белдергән эшкә соклану, канәгатьлек төсмерен өсти. Их, минәйтәм, бу әйберләрне ак өйгә куеп җибәрсәң! Т.Гыйззәт

Җибәрә бару Даими, регуляр рәвештә берсе артыннан икенчесен җибәрү. Дустым шигырьләрен миңа җибәрә бара

Җибәрә башлау Җибәрергә тотыну. Әбелхарис, ишек төбенә салам ягып, бүлмә эченә төтен җибәрә башлады. К.Насыйри. [Гали] Шунда ук чәй китерде, вак бәлешләре белән бергә җибәрә башладым. Г.Ибраһимов

Җибәрә бирү Бернәрсәгә дә карамастан җибәрү; һаман да җибәрү

Җибәрә тору Һәрвакыт, гел җибәрү. Мин аның өчен үләрдәй булып тордым, авылга – авыру анама, фәкыйрь калган атама юлламыйча, бөтен тапкан барлы-юклы акчамны аңа җибәрә тордым. Р.Батулла

Җибәрә төшү Беркадәр, бераз җибәрү. Артык нык кыскан каешны җибәрә төшү

Җибәреп алу Аз гына, кыска вакытлы җибәрү. Шамил, гадәтенчә, үзенең тагын бер шаян угын җибәреп алды. М.Вәли-Барҗылы

Җибәреп бару Һәрберсен, булган берсен җибәрү. Ул [Нәүширван Яушев] үзенең юлъязмаларын «Шура», «Вакыт», «Сәмәрканд», «Сәдаи Төркестан», «Сәдаи Фирганә» газета-журналларына җибәреп бара. Ф.Галимуллин

Җибәреп бетерү Кирәк күләмдә тулысынча, барысын да җибәрү; бернәрсә дә калдырмыйча, тулысы белән җибәрү. Әйдә, иптәш Маигушев, [икмәкне] җибәреп бетерик әле. Т.Гыйззәт. Ул вакытта юллар начар, булган машиналарны, атларны фронтка җибәреп бетергәннәр. У.Альмеев

Җибәреп калу Берәр хәл килеп чыкканчы җибәрергә өлгерү

Җибәреп кую Алдан җибәргән булу. Каһәр сукканнар, сәгатьләрен юри алга җибәреп куйганнар. Г.Камал. Җамали бай: «Һәр җомга көнне мохтаҗ кешеләр миңа килсен, сәдака өләшәм», – дип хәбәр таратып, алар килүгә, усал этләрен җибәреп куеп, кеше кертмәгән була. Н.Исәнбәт

Җибәреп тору Һәрвакыт, гел җибәрү; әледән-әле, еш җибәрү. Тамара Сергеевна, билгеле инде, акчасын да җибәреп тора, соңгы көнгәчә озын-озын хатларын да язып тора. Ә.Еники. [Дәүләтов] Ул бит сезгә ара-тирә күчтәнәч җибәреп тора. Р.Зәйдулла. Гөлбану аулак өйләргә барырга сораганда, бик сайлап кына, кешесенә карап кына җибәрә торган булды. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә