ҖИБӘРЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. җибәрү. Җибәрелгән күчтәнәчләрне карамас борын ук, хатны укырга керештем. Бу хат үткән атнада ук җибәрелгән иде. М.Гафури. Су юклыктан, эсседән солдатлар тәмам хәлсезләнде. Тирә-якка күзләү җибәрелде. Мирас. Кибеттә товарлар – чират белән, тик сугыш инвалидларына, чыгарылма буларак, чиратсыз җибәрелә. Азат хатын

2) Тартылып, киерелеп торудан туктау; бушау. Айгыр, аз гына дилбегә җибәрелү белән, яңадан алга ыргылды. Мирас

3) Юнәлеш килешендәге кайбер абстракт исемнәр янында килеп, шул исемнән аңлашылган хәлгә дучар булу, дәвамлы рәвештә шул хәлдә калу. Бу ишектән чыкканда, фельдшер: – Хайван кебек сырага җибәреләләр дә... Холера, имеш!... --- – дип сүгенә калды. Ш.Камал

4) күч. Артык иркенәю, кызып китү; үз-үзенә контрольне югалту. Бөтенләй җибәрелгән, кызганнар, ди... Ш.Бабич. Ислам Сәләхович ахырда бөтенләйгә тынды, ә Франц Фәррәхович, отыры җибәрелеп, үзенекен сөйли бирде. Ә.Еники

Җибәрелә бару Вакыт узган саен күбрәк җибәрелү. Ул нечкә тармак та (күтәреп торган бау) авырлыкка чыдамый, бушый, җибәрелә бара. Ш.Камал

Җибәрелә төшү Беркадәр җибәрелү, бераз җибәрелгән хәлгә килү. Камытның чөелдереге җибәрелә төшкән

Җибәрелеп алу Берара, кыска вакыт аралыгында җибәрелү. [Галәветдин:] Кыюлык өчен җибәрелеп алдым әле, Нурул Хәйруллович. Аманулла

Җибәрелеп бетү Бөтенләй, барысы да җибәрелү. --- әйберләр бары да җибәрелеп бетте, үзебезгә дә китәргә кирәк... М.Фәйзи

Җибәрелеп тору Һәрвакыт, даими җибәрелү; әледән-әле җибәрелү. Дөрес, Болгар да Румга бурычлы калмый, ай саен кеш, бүре, аю, болан тиреләре, бал, балавыз, агач сагызы, балык җилеме җибәрелеп тора. М.Хәбибуллин. Биредә фикер мантыйгы мондый: рәсүлебезгә кадәр дә пәйгамбәрләр җибәрелеп торган ---. Р.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә