ҖЕФЕТ и. фар. иск. 1) Ир хатыны яки хатын ире, кемнең дә булса никахлы хатыны яки ире. Ничә җефет тагын да кулга төшмәс, Шаһиншаһ бик иреккән иде – пошмас. Котб. Мондый җефет насыйп булса, талашырга телем күтәрелер иде микән? Ф.Баттал. Кырык еллап гаилә тормышы кичерүенә карамастан, җефетем – гүяки әле дә япь-яшь ханбикә! З.Фәйзи 2) иск. Җөп, пар, куш; так түгел. Аннан Нух галәйһиссәлам үзенең әһелен көймәгә куеп вә һәрбер хайваннан берәр җефет, ягъни аталы-аналы икешәр хайван алды. К.Насыйри |