ҖЕТЕЛЕК I и. Җете I (1 мәгъ.) булу, үткенлек. Күзәтүчеләр, үзе яза торган аппаратлар ярдәме белән, һава температурасын, җил көчен һәм юнәлешен, атмосфера басымын, кояш яктыртуының җетелеген тәҗрибә вакытында теркәп тордылар. И.Халифман. Тик безнең күзләргә – җетелек, күңелләргә сизгерлек җитенкерәми шул, таңнарның балкышларын һәм болытларның агышларын төсмерләре белән аерып күрә белмибез. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә