ҖЕТЕЛӘНҮ II ф. 1) Төсе аермачык булып күренү, төсе ачыклану. Сакал баскан бите уртасында ак тешләре җетеләнеп күренде. Х.Камалов. Әнә күр, ямь өстенә ямь биреп, яран гөлләр җетеләнә, һәркайсы – күңелгә ятышлы бер бәйләм. М.Рәфыйков

2) күч. Ачылу, ачыклану. --- салкынча саф һаваны күкрәк тутырып сулаудан зиһен тагы да җетеләнеп, яктырып китте. А.Вергазов

3) күч. Әһәмияте арту, эчтәлеге, мәгънәсе тирәнәю. Искә төшердеңме – ул көннәрнең төсләре җетеләнә, кешеләре – әүлияга, ә әйткән сүзләре изге догага әйләнә. К.Кәримов

Җетеләнә бару Вакыт узган саен ныграк җетеләнү, акрынлап, аз-азлап җетелеге арту. Еллар үткән саен, аның төсмерләре якыная, җетеләнә генә бара. М.Вәлиев

Җетеләнә төшү Бераз җетеләнү

Җетеләнеп китү Ниндидер этәргеч сәбәптән соң яки хәзерге вакытта җетеләнгән хәлгә килү. [Кунак кызы] Тәмам күңеле булганчы, көзгедән үзен күзәтте. Иңбашларына төшеп торган чәчләренә, тагын да яктырып, җетеләнебрәк киткән күзләренә --- сокланып карап торды. Р.Мөхәммәдиев. Юкәләр күләгәсендә калган яшел сукмак, салкын су бөркеп алгандай, җетеләнеп китте. Г.Вәлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә