ҖЕТЕЛӘНҮ I ф. сөйл. Яхшы ишетә яки күрә башлау

Җетеләнә бару Вакыт узган саен ныграк җетеләнү, акрынлап, аз-азлап җетелеге арту. Дәваланганнан соң, әнинең күзе җетеләнә бара

Җетеләнә төшү Беркадәр җетеләнү; бераз җетеләнгән хәлгә килү

Җетеләнеп җитү Бөтенләй, тулысынча җетеләнү; бөтенләй җетеләнгән хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә