ҖЕТЕ II с. 1. 1) Ачык, күзгә бәрелеп торган. Җете кызыл тиз уңа, дип, белеп әйткәннәр икән. В.Нуруллин. Минем уемча, классик әдибебез булган Ф.Әмирхан әсәрләрен җиз иләктән иләүдән туктап, --- җете һәм контраст буяуларга манчымыйча чыгару – якын киләчәк эше булырга тиеш. Р.Әмирхан. Күк йөзе искиткеч җете йолдызлар белән тулган бу аяз апрель кичендә Зәйтүнә берьюлы --- ике ялгышын эшләде. Ф.Хөсни 2) сөйл. Ачылыгы, тозлылыгы нык сизелеп торган. Җете аш тәмләткечләр. Җете азыклар белән сыйлану 3) күч. Артык бирелгән, үтә прогрессив булып күренергә тырышкан. Андый авылларда, исемле байлар, мулла-мунтагайлар, фанатик картлар белән беррәттән, ата дәһриләр дә, җете коммунистлар да, чая комсомоллар да күп табыла. Ә.Еники 2. рәв. мәгъ. Бик нык, кирәгеннән артык. Кыяр җете тозланган 3. кис. функ. Төп төсне аңлаткан сыйфатлардан алда килеп һәм басымны да үзенә алып, артыклык дәрәҗәсе ясый; бик ачык, үтә. Илдарның башында кечкенә козырёклы кепка булыр, читеннән карга канаты кебек җете кара чәче чыгып торыр. Г.Гобәй. Габдулла кибеткә килеп җиткәндә --- кара сакаллы, җете кызыл иренле, таза гәүдәле Лотфулла абзый бер казакка ит үлчәп тора иде. Ә.Фәйзи. Чебен гөмбәсен ак таплар төшкән җете кызыл эшләпәсе буенча җиңел танып була. Биология ◊ Җете кызыллану к. җете кызыл булып кылану. Җете кызыл булып кылану Артык дәрәҗәдә ихлас тәгълиматчы булып күренү. Әлхасил бигрәк җете кызыл мөэмин булып кылана. Г.Тукай |