ҖЕТЕ I с. 1. 1) Яхшы күрүчән, үткен. [Мәүлихә түти] Тирес өеме кебек кенә булып күренгән тәбәнәк солы чүмәләләренә күрсәтте: – Әнә, күрәсеңме аларны? Минем күзләрем ул хәтле җете түгел түгелен, алай да күрәм. Г.Бәширов. Һәм шулай уйлап барганда, җылы җәйләр, туячак тамаклар турында матур хыяллар эчендә атлап барганда, җете күзле Мансур кинәт кычкырып җибәрә: – Борчак! М.Мәһдиев 2) күч. Үткен, көчле, куәтле. ...Пляж. Якты, җете кояш. М.Мәһдиев. Тузан бөртеге дә очмаган күк йөзенә җете кояш балкып менгән бер көн иде. Х.Сарьян 3) күч. Үткен, елгыр. Җете кеше җитәр җиренә җитми кайтмас. Мәкаль 2. рәв. мәгъ. 1) Яхшы, нык. Ләкин бүген, март кояшы бик җете кыздырып, тамчылар тәрәзә буенда тып-тып биешеп торсалар да, Гөлниса карчык бераз ялгышты. Ф.Хөсни. Кояшы үтә җете бүген, күләгә бик анык төшә... М.Хуҗин 2) Яхшы, ачык итеп. Җете күрү 3) Аек рәвештә, зур игътибар белән. Фаҗигагә юлыкмыйк дисәк, Иң яхшысы: бүген үк дөньяга, тирә-юньгә җетерәк карыйк. Р.Фәйзуллин |