ҖЕПШҮ ф.1) Бераз эри төшү, җепшек хәлгә килү

2) Җепшек һавадан, томаннан чык төшү, дымлану

3) күч. Борын йомшару

Җепшеп бетү Бөтенләй, тулысынча җепшү; бөтенләй җепшегән хәлгә килү. Ишегалдындагы кар җепшеп беткән

Җепшеп китү Бераз, берникадәр җепшү. Иван Иванович исә шатлыгыннан елмая --- һәм, үзе дә сизмәстән, җепшеп киткән борынын халат итәгенә сөртә иде. А.Расих

Җепшеп тору Әле, хәзерге вакытта җепшегән хәлдә булу. Бүген кар бераз җепшеп тора

Җепши башлау Җепшергә тотыну. Өй түбәсеннән тамчылар тамып, карлар җепши башлады. М.Гафури

Җепши төшү Беркадәр җепшү; бераз җепшегән хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә