ҖЕПШЕТҮ ф. з.-сыз 1) Аяк асты җепшек хәлгә килү, кар эри башлау. Ашыкмый килә яз: җепшетә, тамчылар тама башлый, анда-санда сулар тибеп чыга, җылы җилләр исә. Р.Мирхәйдәров. Көндез җепшетеп, кояш ашап иләкләткән юл кары, туңып, пыялага әверелгән. В.Нуруллин 2) Җепшү, лыҗырдау, пычракка әйләнү. Яңгыр күптән түгел генә башланган, ахры, аяк астын артык җепшетеп өлгермәгән. Ф.Бәйрәмова Җепшетә башлау Җепшетергә тотыну. Көн урталарында җепшетә башлады шул инде. Ш.Камал Җепшетә төшү Беркадәр җепшетү, бераз җепшеткән хәлгә килү. Март ае бит, бераз җепшетә төшкән Җепшетеп алу Кыска вакыт эчендә бераз җепшетү. Көндез бераз җепшетеп алган аяк асты ярмаланып каткан иде. Л.Ихсанова Җепшетеп җибәрү Тиз арада яки кинәт җепшетү, җепшеткән хәлгә китерү. Яңа ел башына кадәр ишле карлар явып, көннәр буранлап торды да, кинәт кенә җылытып, җепшетеп җибәрде. Ф.Сафин Җепшетеп тору Әле, хәзерге вакытта җепшеткән булу. Бүген җепшетеп тора әле |