ҖЕПШЕНҮ ф. 1) Бераз гына җепшү; эри, сулана башлау 2) Дым сеңеп йомшару, кабарып, көпшәкләнеп тору. Әүвәле кара җирдә, кара җирдән соң балда һәм майда, актан-ак сөттә һәм сөзмә катыкта җепшенеп буынланган ак бармаклы кулларын тез очларына куйды. А.Хәлим Җепшенә төшү Беркадәр, бераз җепшенү. Туң ит җылыда җепшенә төшкән Җепшенеп алу Беразга, аз гына җепшенү. Тормышның чал диңгезендә Күпме җепшенеп алдым. М.Сафиуллин Җепшенеп бетү Бөтенләй, тулысынча җепшенү. Яңгырда җепшенеп беттек |