ҖЕПШЕКЛЕК и. 1) Җепшек булу, дымлы булу хәле. Һавада җепшеклек исе аңкып, борыннарга һәм бөтен вөҗүдкә язның якынлашканын белдерә башлады. Ф.Әмирхан

2) күч. Җиңеллек, киеренкелек кимү хәле. --- шул ук вакытта поэзиягә «Хрущёв җепшеклеге» чорында килгән буынның фикер төрлелеге, иҗат иреге ---, ничектер, югалып калды. Т.Галиуллин. Никита Сергеевич Хрущёв Сталинның һәм аның иярченнәренең илгә коточкыч фаҗигаләр китерүе турында доклад ясый. Ил вазгыяте «җепшеклек» («оттепель») кичерә. Күпмедер дәрәҗәдә халыкка иркенлек килә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә