ҖЕПШЕКЛӘНҮ ф. 1) Җепшеккә әйләнү (кар турында). Урман унга бөгелсен, җил дөнья җимерсен, ә көртлекләргә берсе дә куркыныч түгел. Тик кар-фатир өсте җепшекләнеп бозланмасын гына. М.Рәфыйков. Юеш җил исә, ара-тирә түбәләрдән тамчылар ычкынып очып китә, кар җепшекләнеп басыла, йөргәндә кисәк-кисәк аякка ябыша... Ә.Еники 2) Җепшү, лыҗырдау. Апрель ае җитү белән, аяк асты җепшекләнә Җепшекләнә башлау Җепшекләнергә тотыну. Сабан туен, язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен, без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. Г.Бәширов Җепшекләнә төшү Беркадәр җепшекләнү, бераз җепшекләнгән хәлгә килү. Кар җепшекләнә төшкән Җепшекләнеп бетү Бөтенләй, тулысынча җепшекләнү Җепшекләнеп китү Нинди дә булса сәбәп аркасында, тиз арада җепшекләнгән хәлгә килү. Көн җылыткач, кар җепшекләнеп китте Җепшекләнеп тору Әле, хәзерге вакытта җепшекләнгән хәлдә булу. Бу арада көннәр җепшекләнеп тора |