ҖЕПШЕК с. 1. 1) Бераз дымы булган, эри төшкән, юеш. Яратам мин туган якларымның Бәсле таңын, җепшек буранын. С.Урайский. Март аеның иренеп кенә җепшек кар яуган җылымса бер көнендә авыл почтальоны Локман карт кулына сары конверт тоттырып китте. Ә.Еники. Авиатехник, канаттан тотып, селкеткәләп, чаңгылары белән җепшек карга ябышкан самолётны кузгатып җибәрде. С.Баттал 2) Кары эри төшкән, лыҗырдык, пычрак. Көн һаман соры, җепшек, аяк асты пычрак. Г.Әпсәләмов 3) Дымык, юеш, томанланып торган (һава, көн турында). Хәлимнәр дә бит шундый җепшек көннәрдә мәктәптән урамга йөгереп чыгалар иде дә, берәр атлы узып барганны күрсәләр, аңар кар атып калалар иде. Г.Гобәй 2. и. мәгъ. күч. к. җепшеклек (2 мәгъ.). Бу юлга яңа дәвердә, Хрущёв җепшегендә аягын чылата-чылата, беренчеләрдән булып, Нурихан Фәттах чыкты. Т.Галиуллин ◊ Җепшек борын (танау) Уңмаган, булдыксыз, эшкә сәләтсез кеше. Әй, җепшек борын, кеше өйрәтүдән элек, борыныңны җыярга өйрән! Н.Исәнбәт |