ҖЕ’ПСЫМАН с. 1) Җеп кебек нәзек, җепкә охшаш. Ризоидлар – бер яки берничә күзәнәктән торган җепсыман үсентеләр. Биология. Эвкалиптлардан тыш, Австралия өчен акацияләр, җепсыман сабаклы яфраксыз казуариннар хас, алар башка материкларда юк. Материклар һәм океаннар географиясе 2) Биологиядә кайбер төрчәләрнең классификацион билгесен белдерә торган сүз. Җепсыман суалчаннар. Җепсыман тишмән |