ҖЕПСЕЛЛӘНҮ ф. 1) Җепселләр барлыкка килү, җепселлегә әйләнү

2) Сүсәреп бетү, чүбекләнү. Ана, җепселләнгән яулыгы читләре белән күзләрен сөртә-сөртә, кызы Дөрриянең уң кулын аның яңа әнисенең уң кулына уң кулы белән тоттырды. М.Хуҗин

Җепселләнә төшү Бераз җепселләнү, бераз җепселләнгән хәлгә килү

Җепселләнеп бетү Бөтенләй, тулысынча җепселләнгән хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә