ҖЕПСЕЛ и. биол. 1) Тере организмнарда тән тукымасын тоташтырган озынча күзәнәк; русчасы: волокно. Физик эш, физкультура һәм спорт белән регуляр рәвештә шөгыльләнгәндә, мускул җепселләре тизрәк үсәләр. Анатомия. Чөгендердәге күзәнәк җепселләре эчәклектәге зарарлы токсиннарны һәм май матдәләрен үзенә йота. Мөселман календаре. Ул тамашачы белән шулкадәр элемтәгә керә, аларны уенга тарта, шул рәвешчә, тыңлаучысының тартылган нерв җепселләрен йомшартып, җанында тынычлык урнаштыра. Мәдәни җомга

2) Синтетик юл белән ясалган сүс массасындагы аерым бер бөртек

3) Кайбер үсемлекләрнең сабакларыннан алына торган сүсле катлам; юкә сүсе. Җитен, юкә һәм башка кайбер үсемлекләрнең сабакларында юкәр җепселләре аеруча яхшы үскән һәм бик нык була. Җитеннең юкәр җепселләреннән җитен тукыма, --- мунчала һәм чыпта әзерлиләр. Биология

4) Үрмәкүч һәм башка бөҗәкләр чыгарган махсус ябышкак сыекчадан барлыкка килгән җепкә охшаш сузылмалар. Җылы тын һавада пәрәвез җепселләре оча. М.Хәбибуллин

5) Үсемлекләрнең яфракларында, бөҗәкләрнең канатларында тармакланып киткән, орлыкны төпсәгә тоташтыра торган бик нечкә сүсчәләр; русчасы: жилка. Сеңерчәләрнең махсус җепселләре яфракларга ныклык һәм сыгылмалылык бирә. Биология

6) Мүкләрнең, лишайникларның, кайбер суүсемнәр һәм гөмбәләрнең су һәм азык матдәләрен суыру өчен хезмәт итә торган, тамырга охшаш яралгылары

7) күч. Кешеләр арасындагы якын мөнәсәбәт, бәйләнеш. Каенана белән килен арасы бик юка җепселгә тиң, бераз гына шелтә төсмере белән әйтелгән сүз, аз гына кыегайган караш та өзә ул җепселне. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә