ҖЕПСӘ и. 1) Сосада шүрене урнаштыра торган таякчык; шүре күчәре

2) Өй яки каралты кыегында, такталарны беркетү өчен, бәпкәләргә аркылы кагылган, агач, ишек, капка такталарын беркетеп торган борыс. Болдырга чыккач та, ул, аркылы җепсәгә терсәкләре белән таянып, бер тын уйланып торды. Н.Хәсәнов. Чери башлаган җепсә урталай сынып, койма такталары шапылдап җиргә коелдылар. Ф.Сафин

3) Пыяла, такта кебек нәрсәләрне беркетү, урнаштыру өчен рамга ясалган уем (уенты), ырмау. [Гриша эшләгән] Рамнар --- пөхтәрәк тә, ныграк та. Почмакларда, җепсәләрдә бер ярык юк, ябышып торалар. И.Салахов

4) диал. Тәгәрмәч теше, киги. Тәгәрмәчнең җепсәләре коелу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә