ҖЕ’П ОЧЫ и. 1) махс. Сугып эшләнгән әйберләрнең баш-башларындагы буй җепләр; чуклар бәйләме, чачак 2) Башы балавыз яки сумала сеңдереп ясалган калын җеп. Югары шүрлектә әтисе аның өчен калыпка тартып куйган читек башы тора, ---. Без белән тишәсе дә, җеп очын тыгып, выжт-выжт тартып чыгарасы. Ә.Фәйзи 3) күч. Нинди дә булса хәлнең килеп чыгуына төп сәбәпчесе, аңа этәргеч булган нәрсә, башы, башлангычы, нигезе. Җепнең очы волбашкармада эшләүче бер егеткә барып тоташты. Г.Ибраһимов. Шул Дәүләтхан гына бөтен качкынны өенә яшереп ята, бер ул гына шуңа сәләтле, бөтен угрылыкның җеп очы аңа килеп төйнәлә. Р.Камал. Әмма ябышырлык җеп очы күренмәде. Х.Камалов |