ҖЕП и. 1. 1) Йон, мамык, ефәк, җитен һ.б.ның җепселләрен бер-берсенә кушып, нечкә итеп сузып, бөтереп эрләнгән эшләнмә. Өлкән кызлары, тукыр өчен, буй сару калыбына җеп чолгый. М.Галәү. Әбием иренми, Көнозын җеп эрли, Орчыгы көн бии, Төн бии, келдери. Н.Исәнбәт. Үзебезнең сарыкның язгы йонын яздым, бик нечкә итеп, җеп эрләдем. М.Маликова

2) Берничә җепне бергә бөтереп, катып эшләнгән нечкә бау, шнур. Парашют җепләреннән бушануга, автоматын тотып, ул кар өстеннән йөгерә. И.Гази. [Хәмит] Озын җепкә тезгән ак таран белән чабак, кызылканатларны да күп алып кайта иде. Ә.Еники. Алайса, тротилның җебенә ут төртәсең дә – бабах! Р.Сәгъди

3) сөйл. Металлдан яки сеңердән ясалган сыгылмалы нечкә бау; кыл. --- бик зур бер җәен эләккән иде, җебем чыдамады – кармакны өзеп алып китте, ди [Фәхри малае]. Г.Ибраһимов. Әти миңа да район кибетеннән җебе-ние белән чын кармаклар алып кайткан. Х.Сарьян

4) диал. Гомумән бау. Җеп нечкә урыннан (җиреннән) өзелә. Әйтем. Егылганнарга кул бирмәс, батып барганга җеп сузмас. Г.Тукай. Бу – кыска буйлы, ябык гәүдәле --- азрак кылый күзле бер карт: өстендә иске җилән, аны билдән җеп белән буган. Г.Ибраһимов

5) Үрмәкүч пәрәвезенең аерым-аерым җепселләре. Үрмәкүчләр ботактан-ботакка җеп сузган, пәрәвез корган. Ш.Бикчурин. Агачлар арасыннан үткәндә, йөзне җиңелчә кытыклап, биткә тоҗым җепләре сырышты. Г.Әпсәләмов. Әвернәле ана үрмәкүч, пәрәвез җепләреннән агач ботаклары арасына, койма яннарына һәм башка урыннарга вертикаль итеп тарттырып, зур ау ятьмәсе – пәрәвез үрә. Биология

6) Гөмбә җепселләре. Гөмбә җепләрендә кайвакытта үсентеләр хасил була, һәм алар суүсем күзәнәкләренә үтеп керә. Ботаника

7) Организмда җепсел (2 мәгъ.) рәвешендәге тукыма. Скелет мускуллары аркылы-буйлы мускул тукымасыннан төзелгән, аның мускул җепселләре бәйләм-бәйләм тора. Җепселләр эченнән аксым җепләре үтә. Биология

8) Кешедә: чәч, сакал бөртекләре. Минем өчен ул һаман яшь, зифа иде, студент чактагыдан бөтенләй үзгәрмәгән дә шикелле иде. Тик бөдрәләрендә көмеш җепләр чагылып китә. М.Маликова. Кара чәчләрендә сирәк кенә ак җепләр дә күренгәли башлады, күз төпләрендә вак кына челтәр дә пәйда булды. Ә.Еники

9) күч. Кешеләр арасындагы якын мөнәсәбәт, бәйләнеш. Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз, «Алла җебе» дигәнем – үзара якынаю, дуслашудыр, димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр. Г.Тукай. Шул көннәрдә күңеленә хуҗа булган акылларның берсе, беренчесе шул иде: әлегә безне ислам диненең гүзәл, тирән кануннары гына берләштерә, без, белепме-белмичә дәме, күзгә күренмәгән бик күп җепләр белән аңа ялганабыз. А.Гыйләҗев. Ул менә аларны [балаларны] моңарчы туган җирләре белән, андагы тормыш, андагы кешеләр белән бәйләгән бердәнбер җеп булды. Хәзер шушы бердәнбер җеп тә өзелә инде. Ә.Еники // Кан-кардәшлек бәйләнешләре. Каргалы халкының да иң зур күпчелеге – Еникеевлар һәм Терегуловлар, һәм алар, чынлап та, үзара туганлык җепләре белән бик нык бәйләнеп, чуалып беткәннәр. Ә.Еники

10) күч. Яшәү процессындагы эзлекле бәйләнеш. --- карт крестьян хуҗалыгының һичбер җебен үз кулыннан ычкындырырга теләмәде. Г.Ибраһимов. Сүз болай куергач, Хәлимә түти дә чыдамады, иренә ялварып, әр җебен өзмәк булды. Б.Камалов. Катнаш гаиләдә милли тәрбия, нәсел җебен саклау мәсьәләсе ата-аналардан тора. Сөембикә

11) күч. Күңелләрне бәйли торган хис. Илсөя шундый хәл кичерде. Өметнең соңгы җепләре өзелер чиккә җитеп килә. М.Госманов. Фәнияр кырына гел барып йөргәндә, мәхәббәт җепләренә болай нык чолгангандыр, дип уйламый иде. Ф.Яруллин. Аннары тагын шул чаклысы да бар, тартыша торгач, ике арадагы мәхәббәт җебенең өзелеп китүе дә мөмкин ич. Ф.Хөсни

12) күч. Уй, фикернең эзлекле агылышы. Минем фикер җебемне югалтмыйсыңмы? А.Тимергалин

2. с. мәгъ. 1) Җептән ишеп, үреп, бәйләп һ.б.ш. ясалган. Ярый әле җеп баскычлар бар, алар булмаса, ничек менәр идең бу таш стенага. И.Гази. Җеп чабата

2) Тар, юка, нечкә. Кырма сакаллы, җеп мыеклы, камзул һәм бишмәт чабуларын җилбәгәй җибәреп, очынып йөрүче авыл старостасы Зариф эчү, сыйлану ягын гына кайгырта. Г.Толымбай. Митя озын буйлы, аксыл чырайлы, озын куллы, торна тезле, җеп иренле егет иде. А.Гыйләҗев

Җеп бөртеге Бик кечкенә өлеш, нәрсәнеңдер бик азы. Яфракларга дуга тиеп киткән саен, өскә шыбырдап су коела. Ун чакрым урманны чыкканчы, бер генә җеп бөртеге дә коры килеш калмаячагы көн кебек ачык иде. Р.Батулла. Җеп бөртекләп Бәйнә-бәйнә, җентекләп. «Балачак бәйрәмнәре»ндәге шигырьләр шулхәтле дә җеп бөртекләп, энҗе бөртекләп эшләнгәннәр. Г.Ахунов. Җеп бөртексез булып Манма су булып, тулысынча, үтәдән-үтә, нык чыланып. Анда исә җеп бөртексез булып чыланган бу кешеләрне җылы өйләре көтә иде. Ф.Хөсни. Җеп бөртексез итү 1) Нык юешләү, манма су итү. – Сөбханалла, әкренрәк кылан, балакаем. Күрмисеңмени, мине дә җеп бөртексез иттең бит, – дип назлап дәшкән бу тавышны да шулкадәр үз итте сабый, чыркылдап ук җибәрде. Г.Галиева; 2) к. җеп бөртексез калдыру. Җеп бөртексез калдыру Кычкыртып талау, үзләштерү. Җеп бөртексез калу Бернәрсәсе дә калмау, бар булганны югалту. Җеп калынлыгы Бик нечкә. Мәскәүле Павел Иванович Токмаков зыялы, бармаклары нәзек, озын, тавышы да неп-нечкә, җеп калынлыгы гына... А.Гыйләҗев. Җеп кебек к. җеп калынлыгы. «Кода абый» дигәне чандыр гына сары йөзле, мыегын җеп кебек калдырып кырган, күзләренә сөрмә тарткан, кырыс чырайлы берәү иде. Ә.Фәйзи. Җепкә тезгән кебек к. җепкә тезгәндәй. Кайвакытта исә вагоннар ябык була, һәм алар җепкә тезгән кебек, уенчык вагоннар төсле булып күренәләр. Ә.Еники. Җепкә тезелгәндәй Бер генә эздән, бер-бер артлы, туры итеп. Элек заманнарда авыл кызлары эзләренең җепкә тезелгәндәй тигез булуы белән мактанганнар. М.Маликова. Җепкә тезү 1) Уй, фикер һ.б.ш.ны билгеле бер тәртипкә китерү, фикерне туплау. Халидәнең кайнар тәне, татлы сулышы аның күңелен юатты, уйларын бер җепкә тезәргә көч бирде. М.Маликова. Сәгать буенча вакыт докладның бөтен чуалчык якларын җепкә тезде. Г.Ибраһимов; 2) Берләштерү, бергә туплау. Явызлык үзенә ышанган кешеләрне тәсбих дисбесе кебек бер җепкә тезә, уйланган эшнең ахырына җитмичә, аны боҗрадан чыгармый. Т.Галиуллин. Җепне нечкәдән эрләү Сүзне, мәсьәләне бик нечкәләп төшенеп-төшендереп сөйләү. Җепне нечкәдән эрли бу. Н.Исәнбәт. Җепне тешләгән җиреннән өзү Икеләнергә урын калдырмыйча, катгый эш йөртү. Җепне тешләгән җиреннән өзәргә өйрәтелгән кеше. Ф.Хөсни. Җеп очы күренү Фаш булу, ачыклану, беленү, билгеле булу. Сәрхуш турында башкаларга сүләмәдем. Күп сүләсәң, җеп очы күренә башлый. Г.Әпсәләмов. Сөйләшә торгач, моның җеп очы күренде. Х.Камалов. Җеп очын җую к. җеп очын югалту. Җеп очын күрсәтмәү к. җеп очын яшерү. Җеп очын табу 1) Нәрсәне дә булса аңлау. – Менә мин калага кайтам да Емельяновны күрәм. Аның аркылы җепнең очын табып булыр, – ди. Г.Ибраһимов; 2) Җинаятьне ачу. Җеп очын югалту Бәйләнеш, эзлеклелекне югалту, чуалу (сүз, фикер һ.б. турында). Ат башыдай алтын өчен тиешле акчаны санаганда, җепнең очын югалттык, саннарны саташтыра башладык. М.Гафури. --- Зәйтүнә тозакка эләгергә ашыкмады, кунакның бу сүзләрен тиз генә уенга борып, җепнең очын югалтып өлгерде. Ф.Хөсни. Җеп очын яшерү Таба алмаслык итү, яшерү, тоттырмау. Җепнең очларын шулай нык яшерделәр. Ләкин без капчыкта ята алмады. Бу сөйләшүләр Шакирҗанның хатыны Миңленисаның колагына чалынды. Г.Ибраһимов. Җеп очы ычкыну 1) к. җеп очын югалту. Төнлә ничектер төшендем күк. Иртән тагын җеп очы ычкынган. Ш.Галиев; 2) Нинди дә булса уңайлы моменттан, мөмкинлектән файдалана алмый калу. Ничек кенә булмасын, күренеп кенә киткән җеп очы тагын кулдан ычкынды. Р.Мостафин. Җеп өзәрлек дәрман калмау к. җеп өзәрлек хәл калмау. – Туңып торам әле, – диде хатыны. – Җеп өзәр дәрманым калмады. Р.Зәйдулла. Бөтен гәүдәсе тиргә батты, куллары-аяклары тәмам изелеп, җеп өзәрлек тә дәрманы калмады. Г.Бәширов. Җеп өзәрлек көч калмау к. җеп өзәрлек хәл калмау. Җеп өзәрлек хәл калмау Бик нык ару, хәлдән таю. Булмый, җеп өзәрлек хәлем калмады. Ф.Хөсни. Заһитның өсте лачма су булды, итекләре бүртте, авырайды, үзенең җеп өзәрлек тә хәле калмады. Мирас. Җеп сыйрак Нечкә балтырлы кешегә карата әйтелә. Тирән базда үргән бәрәңге сабаклары төсле ак чырайлы, җеп сыйраклы пионеркалар, соңгы тамчы канга кадәр империалистлар белән көрәшергә чакырып, ал галстукларын җилфердәттеләр. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә