ҖЕН-ШАЙТАН җый. и. гар. миф. к. җен-пәри. Пошкырынып басып торган кечкенә йөнтәс ат үзе бер җен-шайтан кыяфәтендә иде. Г.Гыйльманов. --- борынгы Иран телендәге «daiva» соңгырак чорларда «дев» – «див» дип языла һәм «мәҗүси алла», шул ук вакыт «җен-шайтан» дигәнне дә аңлата башлый. Ф.Урманче. Изге китап, тынычлык саклап, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын хәтта җен-шайтан ишеләргә дә белдереп тора. Ф.Яхин |