ҖЕНТЕКЛЕ с. 1. 1) Бөтен ягы, нечкәлекләре тәфсилләп бирелгән, бик төгәл. Төгәл һәм җентекле хәбәрне кичкә табарак Сәхип солдат алып кайтты. Ә.Фәйзи. Гомумән, P.Мостафин шагыйрь иҗатының төп этапларын билгели торган байтак әсәрләргә җентекле анализ ясый. Р.Фәйзуллин

2) Игътибарлы, кызыксынучан, төпченүле. Ул йомышчыларның язу-кәгазьләрен урнаштыргалап чыкты да, аларга таба җентекле күз карашы ташлап алгач, коры гына эндәште. М.Галәү. Әсәрләренең барысы да авторның, шагыйрь җанлы булуы белән бергә, җентекле прозаик карашына да ия икәнлеген күрсәтәләр. Р.Даутов

2. рәв. мәгъ. Барлык вак-төякләре белән, тәфсилләп. Реалистик һәм аллегорик образларның үзара мөнәсәбәте җентекле эшләнгән. А.Әхмәдуллин. Моннан И.Нуруллин Тукай һәм Тукай чоры әдипләренең иҗатларын җентекле өйрәнүгә килде. Р.Нуруллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә