ҖЕНТЕКЛӘ’Ү ф. 1. 1) Тәфсилләп өйрәнү, тирәнтен тикшерү. Вәли бабай, беләм, бик усал карт, Түбән сыйфат – аның дошманы; Ул җентекләр, үлчәр унҗиде кат, Тик шуннан соң безгә ышаныр. М.Җәлил. Сөйләшү генә җитми, --- иң элек ул зәһәрле чүп үләннәрнең тамырлары ничек, кайларга таралганны җентекләргә кирәк. Ш.Камал 2) Берәр мәсьәләнең асылын белер өчен һәрьяклап, бөтен ваклыкларына кадәр кат-кат сорашу, төпченү. Һәрбер төшкән төрек әсирен үзе сорады, аның яныннан тапкан һәрбер кәгазьне үзе җентекләде. Г.Исхакый. [Гөлбану] Матурмы икән, эшкә уңганмы икән, әйбәт торалармы икән, --- дип, кайта-кайта нечкәләп җентекләде. Г.Ибраһимов 3) Игътибар белән күзәтү, кызыксынып карау. – Кешегә ышансаң, шул инде, – дип, Әсма остабикә иренең эшен җентекләп карарга кереште. М.Галәү. Сыерга чыккач, ничек бозау имтекләвен тәрәзә аркылы җентекләде, камыр басканда, --- яшь киленнең бераз каушап калтыраган куллары ничек йөрүен күзәтте. Г.Ибраһимов. Аның хәзер инде Асиянең матур күзләренә туры карыйсы, йөзен-күзен рәтләп җентеклисе килде. Г.Иделле 4) Анализлау, анализ ясау. Бу җентекләү иптәшләр учагы өчен язылган иде. Г.Шәрәф 2. җентекләп рәв. мәгъ. 1) Билгеләнгән таләпләрнең барысын да үтәп, җиренә җиткереп. Ялт итеп торган абзар, автоэчергечләр, җентекләп төзелгән рацион – һәммәсе бик ошады. Б.Камалов. Дару препаратларының үзләрен дә, җентекләп, пөхтә әзерләү сорала. Е.Солодухин 2) Тәфсилләп, төпченеп, кызыксынып, игътибар белән. Ул, бик җентекләп, алдында яткан яңа чыпталарны тикшерә, аларны берәм-берәм алып, келәт эченә ыргыта. М.Галәү. Өй эчендәгеләр, аның җыйган чикләвеген күреп, һичшиксез: «Каян таптың бу кадәр чикләвек?» – дип кызыксынырлар, җентекләп сорашырлар дип уйлаган иде Габдулла. Ә.Фәйзи 3) Карап, күзәтеп, тикшереп. Солдатлар, --- бөтен хәрәкәтләрен тикшереп, җентекләп торучы шымчыларның барлыгына карамастан, үз араларында булып үткән хәлләр хакында сөйләшергә керештеләр. М.Гафури Җентекләп тору Даими рәвештә җентекләү. Детальләрнең эшләнешен җентекләп тору Җентекли төшү Тагы да җентекләү; җентекләүне дәвам итү |