ҖЕН-ПӘРИ җый. и. гар.-фар. миф. Хорафатлар буенча: җирдә яманлык, явызлык таратучы, кешеләрне, котыртып, ялгыш юлга кертүче явыз кара көчләр. «Җен-пәри» дип сөйләшүләр – искеләрдән калган ул, Сөйләве яхшы, күңелле – Шагыйранә ялган ул. Г.Тукай. Болардан башка, пәриләрнең, җеннәрнең төрле төсләргә керүләре ---, кайбер кешеләргә җен-пәри ияләшүләре турысында берсеннән-берсе куркыныч нәрсәләр сөйләнде. М.Гафури |