ҖЕНЛЕ с. 1. 1) миф. Хорафатлар буенча: җене булган, җеннәр ияләшкән. --- әти-әнисе белән һәм башка туган-тумачалары белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашып, чәйләр эчкәч, әбием белән җитәкләшеп, үзләренең җенле өйләренә кунарга киткәннәр. Г.Афзал. Һә, кем йөрсен бу җенле үләт базы тирәсендә? Н.Гыйматдинова 2) Акылын югалткан, юләр, психик авырулы. Без эштән кайтуга, ул, эчендәге иң каһәрле ачуларын чыгарып: – Сезнең җенле Галимәгез өчен без гаепле түгел!.. --- дип каргана. М.Гафури 3) Кызу характерлы, юкка-барга кызып китүчән. – Җенле, – дип әйтүдән башка чарасы калмады атаның. Ул моны эчке бер куаныч һәм горурлык белән дә әйтте бугай. – Тәмам җенле малай икән бу, хәерлегә булсын. Р.Мөхәммәдиев 2. и. мәгъ. 1) Холыксыз, дуамал, кызу характерлы кеше. Җенлегә якын торма. Мәкаль 2) Акылын югалткан кеше, юләр. Җенледән сап сорама. Мәкаль |