ҖЕНЛӘНҮ ф. 1) Артык ярсып китү, нык холыксызлану, үзен-үзе белештермәү дәрәҗәсенә җитү. Әле хәзердән үк болай җенләнгән анасы, Шибай карт үлеп, йөгәнсез, авызлыксыз калса, зур уллары ташлап чыкса, бәйләүдән ычкынган эткә әйләнер. Г.Ибраһимов

2) күч. Гел бер үк нәрсәне уйлау, шуның белән саташып хыяллану. Җенләнеп ята торгач, йокыга киткәнмен. Ф.Хөсни

3) күч. Нәрсә белән дә булса артык мавыгу, шуңа тулысынча бирелү. Студент чакта бер егет Евтушенко дигән шагыйрьнең шигырьләрен укып җенләнә иде. Л.Лерон. [Марсель] Казан университетының юридик факультетында укый, фехтование белән җенләнә. Р.Низами

4) күч. Ярсу; көчәеп китү, котырыну (табигать күренешләре һәм җансыз әйберләр турында). – Апрель бер җенләнмичә калмый ул, – диде Хәдичә әби. Э.Касыймов. Давылланып ничек җенләнсә дә --- чигенде, Җиңелде Ангара! М.Хөсәен

5) күч. Акылдан язу, юләрләнү, диванага әйләнү. Бу нидән икән, дип уйлап торгач, Сабира апаның идәннән сәкегә котырган шикелле йөгерүен вә кая барып бәрелгәнен дә белмәвен һәм күзләре әллә нинди коточкыч булып акайганын күргәч, аның урактан җенләнеп, авырып кайтканын белдем. Г.Тукай. Беркөн шулай әни иртән, кайтып, Галимә апаның көннән-көн кире китүен, җенләнгән кебек кыйлануларын һәм, Фәхри бабайлар белән киңәш итеп, Коръән чыгарып өшкертергә карар бирүләрен әтигә сөйләде. М.Гафури. Җенләнмәсәм генә ярар иде. Г.Коләхмәтов

Җенләнә бару Җенләнүе торган саен көчәю. Менә шул баян белән торган саен ныграк җенләнә бардым мин. М.Вәли-Барҗылы

Җенләнә башлау Җенләнергә тотыну. Минем әдәбият белән җенләнә башлаган чагым, шуңадыр инде Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй кебек танылган шагыйрьләрнең безнең өйдә булуы яки кереп кенә чыгулары да минем өчен, билгеле, зур бер куанычлы вакыйга булып кала иде. Ә.Еники

Җенләнә төшү Тагы да ныграк җенләнү

Җенләнеп алу Берникадәр вакыт, бераз җенләнү. – Нәрсә сез бүген барыгыз да! – дип җенләнеп алды Зөбәеров. Ш.Бикчурин. Беренче класста укыганда ук, шахмат уйнарга өйрәндем һәм аның белән чын-чынлап җенләнеп алдым. Н.Әхмәдиев

Җенләнеп бетү Тәмам җенләнү; бөтенләй җенләнгән хәлгә килү. «Ничек монда килеп чыкты икән? Ничек атылмый калды икән?» Карчык шул уйлар белән җенләнеп бетте. Г.Ибраһимов. [Рамилә] --- шушы баскетбол белән җенләнеп беткән. Ч.Гобәйдуллина

Җенләнеп йөрү Даими рәвештә, һәрвакыт җенләнү. Муса абзый, синең болай җенләнеп йөрүеңнән бернинди файда юк. Ф.Тарханова. Әни: – Кая болай җенләнеп йөрисез? – дип төпченмәкче булган иде дә: – Кайткач күрерсең, җыеныбрак торыгыз, – дигәч, үзе шуннан аңлады бугай инде. Ф.Хөсни

Җенләнеп китү Кинәт җенләнү. Хәләл җефете әйткәч, ул, җенләнеп китеп, Галимҗанны чыннан да караватка атып бәрде. С.Поварисов

Җенләнеп тору Әле, хәзерге вакытта, бераз җенләнү

Җенләнеп чыгу Нинди дә булса вакыт дәвамында, шул вакытның башыннан ахырына кадәр җенләнү. Алар төннәр буе шәмнәр яндырып, кәрт ачып, тәлинкәләр әйләндереп, рухлар, мәетләр белән җенләнеп чыгалар. Ф.Бәйрәмова

Җенләнеп яту Әле, хәзер җенләнү, нәрсә белән булса да нык мавыгу. Әле Достоевский белән җенләнеп ятам. Ф.Яруллин. Өйдә берүзем. Нишләргә белмим. Такташ шигырьләре белән җенләнеп ятам. Мәгариф



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә