ҖЕНЛӘНДЕРҮ ф. 1) Ачуын китерү, ярсыту, чыгырдан чыгару. Акрынлап айгырны йөгәнләделәр, дулатып, җенләндереп иярләделәр. Г.Ибраһимов. Сезнең сабырлык мине җенләндерә! А.Гыйләҗев

2) Тынычлыгын алу, ашкындыру. Шомырт исе җенләндерә кызларны. А.Гыйләҗев. Шушы бай, моңсу, сихерле, шигъри табигать хозурландыра, шашындыра, җенләндерә аның күңелен. С.Поварисов

Җенләндерә башлау Җенләндерергә тотыну. Кызның Хәлимне санга сукмавы, Анатолийның гына сүзләрен җөпләп, Хәлимнекеләрне бөтенләй җавапсыз калдыруы малайны җенләндерә башлады. И.Гази

Җенләндерә төшү Тагын да җенләндерү. Малайның елап-ялварып аклана башлавын көткән Зәйнәпне бу сүзләр җенләндерә генә төште. К.Тимбикова

Җенләндереп бетерү Бөтенләй, тәмам җенләндерү, җенләнгән хәлгә җиткерү

Җенләндереп җибәрү Кинәттән, тиз арада җенләнгән, котырган хәлгә китерү, җенләнүгә этәргеч бирү. Аракы ул ярсулыкны мең өлеш котыртып, җенләндереп җибәрә. С.Поварисов

Җенләндереп тору Бертуктаусыз җенләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә