ҖЕНЕСТӘШ и. 1) Бер җенестән булган кеше (яки хайван). Инде мөгаллимәләргә килсәк, анлар кемнәр? Бу [кыз] балаларның кемнәре? Әлбәттә, бер ят кеше. Факт: бер җенестәш кенә. Х.Сәнгатьзадә 2) Төрдәш, бер үк төрдән булган әйберләр. Җенестәш хәтта кош-корт та, күрәмсең... Казына – каз, күгәрченгә – күгәрчен. Котб. [Кушма сүзләрнең] --- тагылма кисәге исә шул мәгънәне киңәйтүгә ярдәмче роль уйный һәм беренче сүз белән бергә аңа җенестәш булган, аңа охшаган нәрсәләрнең дә бергә аңланырга тиеш булуын белдерә. Г.Алпаров |