ҖЕНЕССЕЗ с. биол. 1) Җенесләр булмаган; җенси юл белән бармаган. Җенессез үрчүнең иң гади формасы – бүленү, бу вакытта ана организмның тәне ике бертөрле кисәккә аерыла. Биология 2) Теге яки бу җенес билгеләре булмаган, бер җенескә дә карамаган. Аталанган күкәй күзәнәктән кабат наратбашның җенессез буыны – спорофит үсә. Биология. Клон булдыру үзенә тиңнәрне булдыруга гына, җенессез кешеләр тууга илтә. Фән һәм тел |