ҖЕНЕСЛЕ с. биол. 1) Җенескә бүленеше булган, аерым җенесләрдән торган. --- Ирандагы бик борынгы диннең баш алласы Зурван баштан ук ике җенесле алла итеп күзалланган. Ф.Урманче. Моллюсклар – күбесенчә аерым җенесле хайваннар. Биология. [Алмагачның] Чәчәкләре эре, ике җенесле, ак яки алсу төстә, төркемгә 5–12 данә булып җыела. Өмет 2) Аталык яки аналык билгеләре булган, билгеле җенескә караган. Y (игрик) хромосомасы хатыннарда булмый, ул бары тик ир җенесле адәмнәрдә генә була. Р.Батулла. Шунысы кызыклы: каракучкыл төстәге күкәйләрдән ана кортлар гына чыга, һәм бу билге бары тик ана җенесле буынга гына күчә. Р.Зәкиев 3) Җенес күзәнәкләре ярдәмендә барган. Гидра җенессез һәм җенесле ысуллар белән үрчи. Зоология |