ҖЕНЕС и. гар. 1) Организмның аталык-аналыкны аеру билгеләре. [Күбәләк] Ана җенесенең канатларында тагын икешәр карасу тап та була, ата җенестә андый таплар булмый. Биология. Акулаларның күпчелеге – тереләй тудыручы балыклар. Яралгы ана җенес тәнендә үсә. Зоология. Ата җенес күбәләкләренең кузысында ефәк, ана җенеснекенә караганда, шактый күбрәк. Шуңа күрә тут ефәкчесенең үсешен күзәтеп торалар һәм яшь күбәләкләрнең, башлыча, ата җенестән булуына ирешәләр. Зоология 2) Теге яки бу җенескә караган кеше. Табигать адәм баласын барлык җан ияләре шикелле үк ике җенес итеп яраткан. Ә.Еники. Әңгәмәнең үзәгендә, әлбәттә, хатын-кыз җенесе. Ф.Шәфигуллин 3) Нәсел, кабилә, кавем. Кадимнән бу җирләрдә [Себердә] ханнар булган, Төрле җенес халыклары монда тулган. М.Гафури. Һәрбер җан иясе җенесенә тартым [булып] туар. М.Гафури 4) Төр, иш (хайваннарда). [Күк:] Сез үзегезнең хәлегезне генә бәян кылыгыз, алай башка җенес хайваннарга сүз тидермәгез, рөхсәт юк. Ш.Мөхәммәдев 5) Кеше заты, кешелек дөньясы. Сугыш туу, нәсел калдыру, яңару мөмкинлеген туктатты: шуңа каршы җенес баш күтәрә. М.Юныс 6) диал. Берәр төрле әйбер, нәрсә. Итек җенесе күрмидер идек элек |