ҖЕНАЗА и. гар. 1) Мәетне ислам дине кушканча күмү йоласы. Әтинең җеназасын укырга Хатыйп хәзрәт үзе килде. М.Гафури. Байтүрәнең вафаты, иртәгә булачак җеназа һәм үлем хәсрәте бу йортның тынычлыгын алган. Г.Ибраһимов. Керде дә, әллә саташаммы дип, артына чигенде: элек җеназага бөтен авыл кешесе җыела иде. Ә монда ике бөртек карт утыра. Мирас

2) Шул йола вакытында, мәетне күмәр алдыннан, аның гөнаһын кичерүне Алладан сорап укыла торган намаз. Тагын бер мәртәбә дога кылганнан соң, әтинең гәүдәсен, күтәреп, өйдән алып чыгып, мәчет янында җеназа укыдылар. М.Гафури. Сөләйман --- берәр таныш кешене очрату уе белән, мәйданга митингка китте. Беренче карашта Сөләйманга бу митинг җеназа намазы төсле булып күренде. К.Тинчурин. Башта мәчеткә илтеп, яшел чирәмдә генә җеназа укыдылар, аннары, мәет ташый торган сай, озын әрҗәгә салып, яңа зиратка алып киттеләр. Ә.Еники

3) Җансыз гәүдә, мәет. Мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, ялан аяк, ялан баш хәлемдә капка астыннан үкереп елый-елый йөгереп чыгып: «Әнкәйне калдырыгыз, әнкәйне бирегез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерләвемне язамын. Г.Тукай. Шул вакыйгадан соң ике көн узгач, өч шәкертнең җеназасын төнлә шифаханәдән яшерен генә чыгарып, каберлеккә озатучылар арасында Сөләйман да бар иде. К.Тинчурин. Кышкы зәмһәрир суыкта Дәрдемәнднең җәсәден нибары ике кеше каберстанга алып килә: ызба хуҗасы белән аның кызы, Дәрдемәнднең җеназасын чыптага төреп, чанага салалар. Б.Урманче

4) Мәетне озату процессиясе. Тәкъдимебез шул: цехларда кайгы митингысы үткәрәсе иде һәм шагыйрьнең [Һади Такташның] җеназасына эшчеләрдән делегация сайлап җибәрәсе иде. Ә.Еники. Капкадан, җеназа күтәреп, халык керде. К.Тинчурин

Җеназа уку Нәрсәнең дә булса бетүенә, юкка чыгуына шаһит булу. Мәрхүм Думаның җеназасын укырга депутат булып барган Хәйрулла исән-сау кайтты. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә