ҖЕН II и. диал. Үңәч, азык юлы

Җенен өзү 1) Көче, куәте белән кемнән дә булса өстенрәк булу, җиңә алырлык булу. Ул, җиңнәрен сызганып, нечкә генә беләкләрен малайларга күрсәтеп мактанды: – Минме? Моның белән суксаммы? Теләсә кемнең җенен өзәм! Ә.Фәйзи. Көрәштә дә, йөгерештә дә ул, әлбәттә, иң артта булмады булуын, әмма шул ук вакыт берәүнең дә җенен өзә алмады. Ә.Фәйзи; 2) Ут уйнатып эшләү. Җен кору зәхмәте Үңәчтә үтмәс чир (рак) авыруы. Тамактан үтмәй, кызым. Аш үтмәй, --- җен кору зәхмәте, диләр, кызым. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә