ҖЕН I и. гар. миф. 1) Табигатьтән өстен явыз зат. Җеннән куркып, албастыга очраган. Мәкаль. «Җен-фәлән» дип сөйләшүләр – искеләрдән калган ул; Сөйләве яхшы, күңелле – шагыйранә ялган ул. Г.Тукай. Алар җен кагылып авырган улларын өшкертергә чакырганнар иде. Малай нишләргә белми, дулап ята. М.Гафури 2) күч. Зур куәткә ия көч. «Атом» дигән «җен»не йөгәнли белмәсәң, аз гына ялгыш җибәрсәң, ул ярты дөньяңны әйләндереп салырга мөмкин. Р.Низами 3) күч. Кеше холкында өстенлек иткән сыйфат. Утыз тиен көмешне Габдуллага сузыйм дигәндә генә, саранлык җене кабыргасына төртте булса кирәк, көмешләрне янчыгының икенче бүлегенә салып куйды да, икешәр тиенлек алты бакырын санап, шалтыратып, Габдулланың учына салды. Ә.Фәйзи 4) күч. Тәэсир көче, йогынты. Шундый бер җене бар язның: --- үзеңә дә сиздермичә, сине кинәт исертеп ташлый. Ф.Хөсни. Ат җене! Һәм аның күпләр аңлап та бетерми торган ниндидер яшерен көче, сере бардыр, ахрысы. Аны, гадирәк итеп әйткәндә, атларга мәхәббәт, ат кебек асыл малның кадерен белү --- дип тә аңлатып булыр иде. Казан утлары 5) күч. Күңел, рухи дөнья. --- монда, төп герой Сәйфинең характер асылын ачар өчен, аллегорик Җен образы кертелә. Әнә шул Җен – аның икенче «мин»е – Сәйфине бар нәрсәгә каршы чыгарга котыртып тора. Д.Гыймранова 6) күч. Ачулану, тиргәү сүзе. Ах син, җен малай, качарга уйлый бит! Мәдәни җомга ◊ Җен алгыры 1) Берәр нәрсә искә төшми торганда әйтелә; 2) Тиргәү, орышу сүзе. Их, җен алгыры, кирәк чакта гына... Р.Батулла; 3) Кайбер очракларда көч-куәт иясен җенгә тиңләп, сокланып әйтелә. Килә бит ажгырып паровоз, җен алгыры! Н.Исәнбәт. Җен алмаштырган 1) Ямьсез йөзле, начар холыклы кеше турында. Җил бик ачы тавыш белән сызгыра, --- әле, ыжгырынып, бүре улаган тавышлар чыгара, әле җен алмаштырган бала шикелле елый да тагын үкерә. Ф.Әмирхан. Мин, юләр карчык, шул шайтан кыяфәтле, җен алмаштырган нәрсәгә яучы булып йөрдем. К.Тинчурин; 2) Кешелек сыйфатларын югалткан, мәрхәмәт хисе калмаган кеше турында. Әллә, әбиләр әйтмешли, Төнлә җен алмаштырган?! Акаеп кына карый ул Уңга да сулга гына, Гердәй авыр сүзләр белән Ора да суга гына. Ш.Галиев. Җен алыштырган к. җен алмаштырган. Зәйтүнә, аңа каршы бер сүз әйтмичә, ул ни кушса, шуны эшли, ә теге – җен алыштырган нәрсә – аңа берөзлексез кушып кына тора иде. Ф.Хөсни. Ходаем шаһит: Карабас мәктәбен бергә үткән юлдашларымны Актаста җен алыштырды! А.Гыйләҗев. Җен ачуы кузгалу к. җен ачуы чыгу. Ләкин Габдулланың аңа җен ачуы кузгала: – Минем апа риза түгел бит! Нигә алдыйсыз? – дип, ул еларга җитешеп кычкыра. Ә.Фәйзи. Җен ачуы чыгу Ачуы эченә сыймау, бик яман ачулану. Бер көннәрдә кызлар җыены җыйган, шунда, күршедә тора торып, мине утыртып калдырган. Бөтенләй менә җен ачуларым чыкты. Г.Камал. Базда, кисмәкләп, сары май, тозлаган итләр күргәч, --- шатлану урынына, аның җен ачулары чыкты. К.Тинчурин. Тирене төятергә кеше тапмыйча, җен ачуы чыгып кайтып килгәндә, урамда кодасы Аптулны очратты. Ф.Хөсни. Җен булып күренү Тискәре мөнәсәбәт, фикер уяту. Башта Мэлс Хәйриевич безгә җен булып күренгән иде. Ф.Садриев. Җен дә төшенмәс Буталчык, аңлашылмый торган (эш һ.б. турында). Җене белән бер күрү Кемне дә, нәрсәне дә булса гаять дәрәҗәдә яратмау, дошман күрү. Ул яратмый бер дә ирен, Җене белән бер күрә, Утырып-утырып, бу иренә Чыкканына үкенә. М.Җәлил. Җене җибәрү Ачуы басылу, тынычлану, кирелеге бетү. Укырга барырга ничәмә-ничә әйтеп карадылар. Киреләндең, көең килмәде ул чакта ---. Бу юлы ничек җенең җибәрде, минәйтәм? С.Рафиков. Җене кагылу Бер нәрсәгә баштанаяк бирелү, шуннан башканы белмәү, шуның белән генә мавыгу. Машина җене кагылган инде үзенә. Сәгатькә кадәр төзәтте. Т.Гыйззәт. Нил [Юзиев] көн-төн укуда, аңа фән җене кагылган, лекцияләрен бер дә калдырмый, һәммәсен, кызлар кебек, түкми-чәчми язып бара... А.Гыйләҗев. Җене кату Бик нык үпкәләү, ачулану, гафу итә алмау. Тәкый абзыйның яшьләрнең, картлар киңәшен тотмыйча, астыртын гына язылышып куюларына бик җене каткан икән. Р.Төхфәтуллин. Җене котыру Көчле ачу кузгалу, ачуыннан нишләргә белмәү. Ходаем, бер җене котырса --- дигәннәре дөрес инде, алайса. Р.Төхфәтуллин. Җене кузгалу к. җене котыру. Бөтен дөньясына берьюлы җене кузгалып, шуларның барысының ачуын Зәйтүнәдән алмакчы булгандай, сикереп торды карт. Ф.Хөсни. Инде онытты... дип куанып кына йөри башлаганыем, тагын шул уку җенең кузгалган икән, алай булгач. В.Нуруллин. Картның улына карата янә бер мәртәбә бик хәтәр җене кузгалды. Г.Ахунов. Җененә кагылу Ачуын китерү, ачуын кузгату. Сез аның җененә, җенбикәсенә кагылгансыз. Г.Әпсәләмов. Җененә килешү Кемгә дә булса ярау, ошау. Башына ак яулык бәйләгән бу апа аның җененә килешә бара. Г.Ахунов. Җенен кузгату к. җененә кагылу. Монда кергәнче, Сәлмән картның кайдадыр җенен кузгатканнар иде булса кирәк, ул әле һаман исенә килә алмагандай ярсый бирде. Ф.Хөсни. Җене сөймәү Һич тә яратмау; күрәлмау. Чәчсез хатын-кызны җенем сөйми. Г.Кутуй. Язгач-язгач, дөресен язарга кирәк, Гарәфи энекәш, ялганны җенем сөйми минем. А.Расих. Дөресен беләсем килә. Җенем сөйми ялганлаган кешене, эчем актарыла. М.Хәбибуллин. Җене чыгу 1) к. җене котыру. Моның аеруча җене чыга, теленә очлы-очлы сүзләр килә, ләкин шулай да тыелып кала, әйтми. Ф.Хөсни; 2) Тәмам интегеп, азапланып бетү. [Закир] Битенә бөрчек-бөрчек чыккан тирне җиңе белән сөртеп алгач: – Җенем чыга язды бит, малай, – дип, үз-үзенә зарланып алды. Ф.Сәйфи-Казанлы. Җен исе Авыр, сасы, бозык ис. Нәрсә генә эчерәләрдер шуңа, янына килерлек түгел, җен исләре килә. Аманулла. Җен карчыгы Явыз, тискәре, туйдырып бетерә торган карчык турында. Чәй урынын тиз генә җыеп ал, теге җен карчыгы тагын килеп җитәр. Г.Камал. – Нәрсә, әләкләп тә өлгердемени инде?! Җен карчыгы! – дип зәһәр чәчә килен. Н.Каштанов. Җен көче Гадәттән тыш көч, куәт. Җен көчләре бар икән үзеңдә, әй. М.Әмир. Җен көчләре белән китереп сукты исерек баштан, «үлдем» дип торам. Ике ай урынымнан тора алмый яттым. Ф.Шәфигуллин. Җеннәре килешү Ике дуамал, тискәре кешенең уртак тел табулары. Белмим инде, әллә ул миңа дошман, әллә мин аңарга? Безнең җеннәр килешә бит. Г.Бәширов. Җен оргыры к. җен алгыры. Үз төбенә төшми, ди, шәм-лампының һичбер нуры; Шул мәкаль монда дөрес шул. Ах, аны, җен оргыры! Г.Тукай. Җен сирпелү миф. к. җен сугу (1 мәгъ.). Төнлә белән базга күп төшеп йөрергә ярамый, җен сирпелүе бар. Г.Камал; Җен сугу 1) Авырый башлауның сәбәбе – «җен кагылу» дип ышану. Әтинең: – Шулай уйлап торам әле, – дигән сүзенә каршы: – Йөзе кара булсын! Әле берегезне, шәригатькә каршы йөргән өчен, йөзе кара булып, җен сукты бит! – дип, бик авыр сүзләр әйткән. М.Гафури; 2) Паралич. Җен сукканның авызы кыеш. Әйтем. Җен ташы Бөтенесенә дә җитешеп, әрсезләнеп, кызу-кызу йөрүче кеше. – Карале, теге җен ташы бии бит. – Шәп бии, чукынмыш. Р.Батулла. Җен туе мыск. 1) Җәнҗал, зур тәртипсезлек, ыгы-зыгы, буталыш. Квартал-квартал булып тезелгән тәтәйләр йортларында җен туе. К.Тинчурин; 2) миф. Кояш баеганнан алып кояш чыкканга кадәр, кешеләрне алдаштыра, буташтыра торган вакыт. Таң әтәчләре кычкыра башлагач, җен туе тәмамланган, һәм егет, патша кызы утырган арбага ябышып, яңадан сарайга кайткан. Әкият; 3) миф. Басу-кырларда, юлларда тузан бөтереп торган өермә. Гөр дә гөр ком буран Килде дә, берьюлы Капланды зур урам. Купты бер җен туе. Н.Исәнбәт. Тергеш урамнарыннан малай чакта без «җен туе» дип йөрткән тузан өермәләре бөтерелеп узды. Г.Сабитов. Җен урынына күрү к. җене белән бер күрү. Тәмәкене җен урынына күрә торган кеше, чоланнан тәмәке табып, бөтен өйне сасытты. А.Гыйләҗев |