ҖЕМ-ҖЕМ иярт. 1. Ялтырау, нур сибү, очкынлану рәвешен белдерә. Кышкы кояшлы иртәдә җем-җем кар бөртекләре ялтырый

2. c. мәгъ. 1) Җемелдәп торган, җемелдәвек; якты. Караңгы төнгә яктылык сирпеп, җем-җем йолдызлар кабынды

2) Җирлегеннән якты булып аерылып торган, сибелеп киткән. Зәңгәр күлнең буе җем-җем чәчәк, Арасында сары андыз бар. Җыр

3. рәв. мәгъ. 1) Җемелдәшеп, нурлар чәчеп. Күктән ай карап тора, йолдызлар җем-җем уйныйлар. Г.Ибраһимов. Гүя [гөлләр] шунда җанландылар, нурлар чәчеп, җем-җем көлделәр. М.Гафури. Кунычлары җем-җем ялтырап торган хром итегенең табанына ябышкан үзле балчыкны кырып интекми, туп-туры сафлар өстенә, тоткыннарга карап селки. А.Гыйләҗев

2) күч. Дусларча, әкрен һәм басынкы гына. Егет килә, түргә, ике тәрәзә арасына менеп утыра. Чәй эчә башлыйлар, җем-җем сөйләшеп кенә. Әкият

4. кис. функ. «Кара» сыйфаты алдында килеп һәм басымны да үзенә алып, шул төснең артыклык дәрәҗәсен ясый (ялтырап торган дегет кебек кара; чем кара, дөм кара, шомырт кара). Җем-җем кара чәчләремне Сүтсәм, үрә алмам инде. Җыр. Атның аласы була, Җем-җем карасы була. Сөйсәң, ярның сөй матурын, Сөйсәң, аласы була. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә