ҖЕМЕЛДӘШҮ ф. Төрле яктан төрле төсләргә кереп җемелдәү. Утлар артык серле, якты җемелдәшә. М.Маликова. Яшел яфраклар өстендә энҗе бөртекләредәй тамчылар җемелдәшә башлады. М.Галәү. Камыл очларында энә очы кадәр генә чык тамчылары җемелдәшә. Мирас

Җемелдәшеп алу Аз гына, кыска вакыт җемелдәшү. Кечкенә генә бер станцияне үттеләр, ахрысы: берара утлар җемелдәшеп алды да, вагон тагын караңгылыкка чумды. З.Хөснияр. --- утлар сүнәм-сүнәм дип җемелдәшеп алдылар. Г.Әпсәләмов

Җемелдәшеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң җемелдәшкән хәлгә килү. Җемелдәшеп калды... Горчицаның сары киңлекләре, люцернаның калын юрганы. Ш.Мөдәррис

Җемелдәшеп китү Кинәт җемелдәшү. Шул чагында бармакларындагы асыл кашлы йөзекләре ялтыр-йолтыр җемелдәшеп китте. М.Әмирханов

Җемелдәшеп тору Әле, хәзер, күз алдында җемелдәшү. Һавада болыт юк, тик йолдызлар гына җемелдәшеп торалар. А.Таһиров. Алар шуңа да башка тамчылардан аерылып, җемелдәшеп торалар. Р.Хафизова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә