ҖЕМЕЛДӘ’Ү ф. 1) Җем-җем итеп нур чәчү, нур тарату. Бөтен станциясендә ник бер генә тычкан уты җемелдәсен – әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара. Ә.Еники. Ул [кар] кыш көнендәге шикелле күзләрне чагылдырмый, асылташлар сипкәндәй җемелдәми. М.Маликова. Анда-санда Иләк йолдызлар тонык кына җемелди. Г.Әпсәләмов 2) Кояшта ялтырау, нурлар уйнау. Кояш иңгән якта болытлар аллы-кызыллы җемелди. Г.Камал. Сагына белмәгәннәрнең дә күкрәк бозы әкренләп эри, ирләрнең күз төпләре дымланып, кичке шәфәкъ нурларында тамчылар җемелди икән, бел дә тор: ул сагына, сагына! А.Гыйләҗев. Еракта күгелҗем рәшә җемелди. И.Гази // Ялтырап күренү, яктырып тору. Диңгезче фуражкасын салгач, аның шома итеп таралган коңгырт чәчләрендә, чигә турыларында, чал бөртекләр җемелдәп күренә иде. М.Маликова. Зәйтүнә --- хәйран калды: карама агачы кәүсәсендә, пәке очы белән йөзек сыярлык кына итеп уелган түгәрәк мөештә ---, күз яше кебек җемелдәп, зәңгәр кашлы йөзек ялтырап тора иде. Ф.Хөсни. Гәүһәрнең --- элек гел бөдрәләнеп торган көлсу чәче башына сыланган, арада ак бөртекләр җемелди. Казан утлары 3) күч. Яктырып, ачылып, җанланып китү. Кадыйрның сүлпән йөзе кинәт яктырып китте, күзләрендә серле очкыннар җемелдәде. М.Галәү Җемелдәп китү Кинәт кенә җемелди башлау. Төргәк кызыл, яшел, күк, ал һәм ак төсләр белән җемелдәп китте. Ә.Фәйзи. Козгын карасу куе зәңгәр төстә, --- йоннары кабарганда, асылташлар җемелдәп киткән кебек була. Мирас Җемелдәп тору Әле, хәзер җемелдәү. Шомырт кебек кара чәчләре арасында сирәк-мирәк кеби ак төкләр дә җем-җем итеп җемелдәп тормакта, һәм битендә бер-ике җирдә бөрешә башлаган җирләре дә картая башлаганын күрсәтмәктә иде. Ш.Мөхәммәдев Җемелдәп яту Нык җемелдәү, озак вакытлардан бирле җемелдәү. Кояш яктысында ялтырап, җемелдәп яткан тигез кар сахрасы уртасында --- түбәсенә чаклы көрт баскан кечкенә бер өй караеп күренә иде. М.Галәү. Алар барча утлары сүндерелгән шәһәр урамнары буйлап ай яктысында җемелдәп яткан карлы юллардан шактый озак бардылар. М.Маликова. Чал башы мендәр өстендә көмеш коштабактай җемелдәп ята, маңгай сырлары бөтенләй югалган, ничектер, яшәреп калган. Ф.Хөсни Җемелди башлау Җемелдәргә тотыну. Караңгы төшеп, беренче йолдызлар җемелди башлагач, атулар тукталды. И.Гази. Бераздан лампалар ялгыз ялтырап яткан утлы күмер кисәге төсле генә җемелди башладылар, аннары бөтенләй сүнделәр. А.Шамов Җемелди төшү Бераз җемелдәү |