ҖЕМЕЛДӘТҮ ф. диал. 1) йөкл. юн. к. җемелдәү

2) Җем-җем итеп тору, якты нур чәчү. Бу йолдызларның барысы да бер зурлыкта, сихри-көмеш утларын җемелдәтеп, күзләрне иркәләп яналар да яналар...Г.Гыйльманов

3) Ялтырату, ялтыратып күрсәтү. Яланаяклап суга кердең, тешләреңне җемелдәтеп көлә-көлә, учларыңа су тутырып, миңа сиптең ---. Ә.Гаффар

4) Яктылык нурларын чагылдыру, берәр тигез өслекне ялтырату, шунда нурлар уйнату. Сөн, вак-вак дулкыннарын җемелдәтеп, сабыр гына ага. Р.Миңнуллин. Яктылык күзнең явын ала, ап-ак кар өстен җемелдәтә. М.Яһудин. Юлларда да тузан күтәрелде, аяз күкне җемелдәтеп, яшен камчысы уйнап алды. Ф.Яхин

Җемелдәтә башлау Җемелдәү билгеләре күренү

Җемелдәтеп алу Берара җемелдәтү; аз гына җемелдәтү. Күзләрен җемелдәтеп алу

Җемелдәтеп кую Бер мәртәбә җемелдәтү

Җемелдәтеп тору 1) Бертуктаусыз җемелдәтү

2) Әле, хәзерге вакытта, күз алдында җемелдәтү. Егетләр Фаяз артында кара күзләрен җемелдәтеп торган чибәркәйгә күз төшерделәр ---. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә