ҖЕЛТ-ҖЕЛТ иярт. 1. Уйнап торган тере күзләр турында. Читлектән кеше өстенә караган маймыл күк, күзләрен җелт-җелт иттереп карады. Г.Газиз. Тавыклары да, тибенеп йөргән җирләреннән туктап, «Нигә әле безнең әбиебез күренми?» дигәндәй, башларын кырын салып, җелт-җелт карана торганнардыр. Ә.Еники

2. рәв. мәгъ. Вак-вак җиңел адымнар белән, җәһәт, тиз-тиз атлап. Төсе-бите дисеңме, буе-сыны дисеңме, биегән шикелле җелт-җелт атлап баруы дисеңме – бары да килгән инде менә. А.Шамов. Салпаның ярсып килгәне күренеп тора: кулларын нык селтәп, итәген җелт-җелт китереп атлый. Г.Якупова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә