ҖЕЛТЕРӘТҮ ф. 1) Җелт-җелт китерү, елтырату. Шәмсүн, күзләрен җелтерәтеп, озак кына кызга карап торды. А.Вергазов 2) Бик тиз генә нәрсә дә булса эшләү. Күтәрдем, үчтекиләп сөйдем дә, аның елавын ишетмәс өчен, идәнгә мүкәләтеп җибәрүгә үк, чемоданнарны кабат җелтерәтеп кенә кулга алгач, инде беркемгә карамаска, борылмаска ниятләп, йортыбыз яныннан гына узган такыр басу юлына атладым. Рифә Рахман Җелтерәтеп кую Кыска вакыт эчендә, аз гына җелтерәтү |