ҖЕЛЕК и. Сөяк куышлыгын тутырып торган йомшак тукыма. Сөяк пластинкалары кызыл җелек белән тулган була, ул кан ясаучы орган булып тора. Анатомия. Көпшәсыман сөякләрнең куышлыкларында майга бай тоташтыргыч тукыма – сары җелек була. Биология

Җелеге кибү Эшне төгәлли алмый җәфалану, тәкате бетү. Якасын каптыра алмый җелеге кипте, аптырагач, миңа төймәләтте. Ш.Маннур. Җелеге кору к. җелеге кибү. Җелегенә кереп утырган Үз сыйфаты, гадәте булып әверелгән; канына сеңгән. Әгәр нәселдән килә торган авырудан – яшь чагыннан ук канына, бөтен җелегенә кереп утырган ул комсызлык чиреннән – үзе генә котыла алмый икән, аңа Нәфисәләр ярдәм итәргә тиеш түгел идеме соң? Г.Бәширов. Җелегенә үтәрлек итеп Нык сеңдереп, тәмам ышандырып. Андый чакта сүзләрне сайлап тормый, сигезәр катлап, җелекләреңә үтәрлек итеп сүгә. Казан утлары. Җелеген суыру 1) Кешенең көчен файдаланып хәлдән тайдыру, җегәрен алу. Тик тормыш үзгәрмәде, һаман үзенең җелекләрне суыра торган бертөрле төссез агымы белән ага бирде. Ә.Фәйзи; 2) Алҗытып бетерү, теңкәсенә тию. Хатын белән дә ара тәмам өзелеп бетмәгән иде. Ул юха елан башын иеп кенә китеп бармады бит, Яңгураның җелеген суырды. Г.Әпсәләмов. [Машинадан] Колхоз председателе белән эшләпәле бер егет төштеләр. Болары инде тәмам җелекне суырдылар, өстәвенә, кызларның да тавышы хәзер усалрак, таләпчәнрәк яңгырый башлады. Э.Касыймов; 3) Талау, нигезен корыту, ярлыландыру. Җелеген суырып бетергәннәр басуларның, җелеген! Р.Төхфәтуллин. Җелеккә тию к. җелеккә үтү. Алдыма куелган шикәр кисәген, ярты чынаякка да җиткермичә, шатыр-шотыр чәйнәп бетерәм, тагын сорап, әнкәйнең җелегенә тия башлыйм. Ш.Маннур. Җелеккә төшү 1) Йөдәтеп, аптыратып бетерү, тәмам җәфалау. Икенче районга качып китеп тә котыла алмассың. Җелегеңә төшәчәкмен әле! Ә.Моталлапов; 2) Бик нык интектерү, газаплау. Ялынып, ялварып тапшырган хатларның күпчелеген шофёрлар почтага илтеп йөрми, алалар да юк итәләр. Бер-берсеннән курку җелекләргә төшкән. А.Гыйләҗев. Җелеккә үтү 1) Тәнгә салкын үтеп керү, суыктан калтырау. Ачы шималь җиле һәм зәһәр суыкның куәте җелекләргә үтә китә. Г.Ибраһимов; 2) Тәмам йөдәтү, аптыратып бетерү. Әмма да җелеккә үттең. Бик йөдәткеч кеше икәнсең син. Ш.Әхмәдиев. Бу «авыру» [җирсү] еракларга киткән эмигрантларның гына түгел, үз дәүләтендә кече ватаныннан – туган-үскән җиреннән аерылганнарның да җелекләренә үтә. Ә.Борһанов. Заһидулла иртәнге авыр сорауларыннан, җелегенә үткән үкенүләрдән, бигрәк тә тәмам юләрләндерә язган икеләнүләрдән тәмам арынды. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә