ҖЕК I и. 1) Такта, борыс һ.б.ш. әйберләрдә, ярык калдырмыйча, бер-берсенә тоташып барсын өчен, махсус ясалган уенты, ырмау. [Пыялачы] Чалбар кесәсеннән өтерге сыман әйбер чыгарып, рам җегенә кысылышып торган пыяла кисәкләрен кырып төшерде. А.Гыйләҗев

2) Берничә кисәкне ялгап эшләнгән әйберләрнең тоташкан урыны. Бүрәнә җекләре ак балчык белән сыланган алтыпочмаклы өйнең зәңгәр буяулы тәрәзәләре биек һәм зур иде. Г.Ахунов. [Кулешов] Кирпечләрне ничек ялгарга, җекләрне ничек сыларга кирәклеген вәзенләп сөйләп бирде. А.Гыйләҗев

3) Сөяк тоташкан урын, буын. Аның әллә нинди тамырлары өзелеп, арка җекләре имгәнеп, аяк-кулы хәрәкәтләнмәс булган иде. М.Галәү

4) диал. Тар гына ярылган ачыклык, ярык. Койма җегеннән карау

Җеге җеккә яту Бернинди кимчелексез, төгәл килеп чыгу, ярашу. Финляндиядә эшләнеп, аерым-аерым тартмаларда сәяхәт кылган йорт кисәкләрен ул, бернинди сызымсыз, күңел күзе белән чамалап җыя башлады. Сүтә, җыя, җеге җеккә ята, таслап кына куя. А.Гыйләҗев. Җеген җеккә китерү Җиренә җиткереп, төгәл, пөхтә итеп эшләү. Җеген табу Күңеленә үтеп керә белү, йомшак җирен табу. Бөтеркәләнеп беткән карама төбе шикелле [бу сер саклаучы картлар]. Чөй сугардай җайлы җеген һичбер табалмассың! Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә